Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тәртип бозучыларны менә шулай тәртипкә утырталар

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия агымдагы елда 12 утырыш уздырды. Аларда административ хокук бозулар турында 55 материал карап тикшерелде. Тәртип бозучыларга барлыгы 70 мең сум штраф салынды.

-Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Җәйге айларда терлекләрен караучысыз урамнарда, иген кырларында йөртүчеләр, йорт тирәсендә төзелеш материаллары, утын, ком-таш өеп саклаучылар еш басалар комиссия каршына,-ди административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Марат Галеев.
Соңгы елларда районда шәхси йөк машиналары, тракторлары, башка төрле махсус техникалары булган хуҗалар артты. Шул рәвешле үзләренә эш табып дөнья көтүләре, гаилә туйдырулары хуплауга лаек әлбәттә. Әмма аларның кайберләре зур-зур машиналарын йортлары янында урамда калдырып күршеләренә комачаулыйлар. Хәтта йортлары каршында гына машиналарын юалар, ягулык салалар. Солярка, май исе бөтен урамга тарала. Ә кайберәүләрнең капка төпләрендә еллар буе ватык машиналар, механизмнар күгәреп ята. Алар бердән, авыл, шәһәр җирлеге урамнарын ямьсезләсәләр, икенчедән, кар чистарту техникасына комачаулыйлар. Бу җәһәттән, йорт каршыларына кагылган тимер торбаларны, арматура кисәкләрен, иске шиналарны да алып куюыгызны сорыйбыз. Алар да еш кына кар чистарту техникасының ватылуына сәбәп булалар.
Илгиз Җамалиев.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев