Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Төнге кафелар үсмерләр өчен түгел

Бер шимбәдә ирекле халык дружинасы әгъзасы буларак участок уполномоченные Нияз Кәримуллин белән район үзәге урамнарында кизүлек итеп йөреш. "Дискотека башланыр вакыт якынлаша, әйдәгез, Мәдәният йорты янынарак барыйк әле",-диде Нияз. Дискотека дигәч, яшь вакытлар искә төште инде. "Кэфи", Булашовлар үткәрә торган дискотекаларда басып торырга да урын булмый иде бит. Авыр рок,...

Бер шимбәдә ирекле халык дружинасы әгъзасы буларак участок уполномоченные Нияз Кәримуллин белән район үзәге урамнарында кизүлек итеп йөреш. "Дискотека башланыр вакыт якынлаша, әйдәгез, Мәдәният йорты янынарак барыйк әле",-диде Нияз. Дискотека дигәч, яшь вакытлар искә төште инде. "Кэфи", Булашовлар үткәрә торган дискотекаларда басып торырга да урын булмый иде бит. Авыр рок, диско ритмнарына мөккиббән иде безнең буын. Хәзер нинди музыкага бииләр икән соң? Кызык булып китте, әллә мин әйтәм, яшь чакларны искә алып... Әмма заманча дискотеканы күрү насыйп булмады. Дискотека урынына "Бильярд" кафесын хуп күрәләр икән хәзерге яшьләр. Кыйммәтле чит ил машиналарында килеп туктыйлар да, кафега кереп китәләр. Клуб тарафына күз дә ташламыйлар, хәтта. Әйе, замана башка, яшьләр дә башка икән шул. Шул вакыт әлеге дә баягы кафега кереп баручы яшьләр арасында таныш үсмерне күреп алдым. Тукта, чү, сәгать 22.00 дән соң балигъ булмаганнарга җәмәгать урыннарында йөрү тыела түгеме соң?
Бу соравымны район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Марина Новиковага юлладым.
-Әйе, "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә балигъ булмаган балаларга ата-аналарыннан (аларны алыштыручы затлардан), балалар катнашында чаралар үткәрүчеләрдән башка төнлә урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ә "Бильярд" кафесы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге кафе законда каралган тәртиптә ваклап алкоголь продукциясе, сыра сату рөхсәт ителгән ял урыны. Инде шулай икән 18 яше тулмаганнарга анда керү катгый тыела.
-Тыелса да, кергәлиләр икән шул.
-Кызганычка каршы, өлкәнрәк дусларына ияреп кафега кереп утыручы үсмерләр очраштыргалый. Агымдагы елның 3 аенда гына да анда 5 үсмер тоткарланды. Алар еш кына җылынырга, телевизор карарга гына кергән идек дип акланалар. Телевизорны өйдә дә карарга мөмкин бит, ләбаса.
-Балигъ булмаган балалар хокук тәртибен бозган өчен аларның ата-аналарына җавап тотарга туры киләдер инде.
-Әйе, закон нигезендә, балалары 22.00 сәгатьтән соң (1 июньнән 31 августка кадәр 23.00 сәгатькә кадәр) җәмәгать урыннарында йөргән ата-аналар беренче юлга кисәтеләләр, яки 500 дән 1000 сумга кадәр штрафка тартылалар. Әгәр бер ел эчендә бу гамәл кабатланса административ штраф күләме 2000 сумга кадәр күтәрелә. Ә менә урындагы кеше (мәсәлән, клуб мөдире) балаларның 22.00 сәгатьтән соң җәмәгать урыннарында йөрүенә юл куйса 3000 нән алып 5000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Агымдагы елда 18 ата-ана һәм клуб мөдире балаларның төнлә белән дискотекада йөрүләренә юл куйганнары өчен административ җаваплылыкка тартылдылар.
Атна саен район авылларында балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән берлектә рейдлар үткәрәбез. Бер рейд барышында 22.00 сәгатьтән соң клубта "ял итүче" 9 үсмергә тап булдык. Шуларның берсе мәктәп директоры малае. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе үзе моңа юл куйгач, нинди тәртип турында сүз куертасың инде? Үсмерләр өлкәнрәк дуслары белән машинага утырып килгәннәр. Аларның иминлеге, куркынычсызлыгы өчен кем җавап бирә?
-Бу җәһәттән, ата-аналарга нинди киңәшләрегез бар?
-Улыгыз яки кызыгызга урамда йөрергә рөхсәт итсәгез, даими контрольдә тотыгыз. Сез аның кая, кемнәр белән баруын, нәрсә белән шөгыльләнүен белеп торырга тиешсез. Иң мөһиме, аның 23.00 сәгатькә кадәр өегезгә кайтуын таләп итәргә кирәк. Бу законның төп максаты-балаларның иминлеген тәэмин итү, хокук тәртибен бозулардан, җинаятьләрдән аралау.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев