Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тикшерү дәвам итә

Район прокуратурасы бу ел башында муниципаль дәүләт органнары тарафыннан җир закончалыгының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында муниципаль район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына гражданнарның гариза белән мөрәҗәгать итүләреннән соң аның нәтиҗәлелеген карау, тикшерү тәртибе, аларга җавап бирүдә күп төрле тәртип бозулар ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге оешманың җаваплы хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тартылдылар. Шулай ук әлеге җир закончалыгының үтәлешен тикшерү вакытында Трой-Урай, Рус Әшнәге авыл җирлекләренең муниципаль җир участокларыннан арынып, аны шәхси милеккә бирү буенча төгәлсезлекләр, тәртип бозулар ачыкланды. Республика хокук саклау оешмаларының район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тикшерүләре нәтиҗәсендә Трой-Урай, Рус Әшнәге авыл җирлекләре, шулай ук "Росреестр" идарәсенең район бүлеге җаваплы хезмәткәрләренә карата коррупция юнәлешендә җинаять эше кузгатылды. Бүгенгесе көнне тикшерүләр әле дәвам итә. Бу дәүләт органнары тарафыннан үзләренең законлы мәнфәгатьләре бозылды дип исәпләүче гражданнар район прокуратурасына яисә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча идарә Рәсәй тикшерү комитеты каршындагы республика идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлегенә 2-11-91 телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X