Әмма баланың анасын җаваплылыкка тарту-тартмау мәсьәләсе тикшерүләрдән соң гына билгеле булачак. Кайбер мәгълүматларга караганда, июль аенда Ык елгасында батып үлгән 2 яшьлек Каринаның әнисен "битарафлык" маддәсе буенча хөкем итәчәкләре билгеле.
Исегезгә төшерәбез, 9 июль көнне Карина Дәүләтованы әнисе Мөслим районы Олык Чакмак авылындагы Ык елгасы ярына алып килә. Хатын ир-атлар белән күңел ачканда, бала берничә тапкыр суга кермәкче булган. Кайтыр алдыннан ана баланың юклыгын абайлап ала. Эзләү нәтиҗәсез булса да, кызның югалганлыгын полиция хезмәткәрләренә иртән генә хәбәр итә. 11 июль көнне коткаручылар баланың үле гәүдәсен судан эзләп таба.
(http://intertat.ru/tt/novosti/item/35454.html).
Фото yandex.ru
Нет комментариев