Татарстанда себер язвасы табылган
Кукмара районының Өлге торак пунктында мөгезле эре терлекне чалуда катнашкан ир-атның тән тиресендә түләмә авыруына охшаган билгеләр ачыкланган.
Ирне 4 август көнне Республика инфекцион хастаханәсенә салганнар. Диагноз әлеге тулысынча исбатланмаган. Хәзерге вакытта суелган малның каны тикшерелә, төгәл мәгълүматлар 10 көннән соң гына билгеле булачак, дип хәбәр итә министрлар кабинетының ветеринария бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев.
(Новости интертат.ру).
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев