Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда ришвәтчелек белән көрәшне көчәйтәләр

Ришвәт илдә гадәти күренешкә әйләнде.

Баласын укырга кертәсеме, шәһәргә барып дәваланасымы - авыл кешесе кара төнгә кадәр эшләп, халык әйткәнчә, «төртер өчен» акча туплый. Шәһәр кешесе исә шул ук юнәлештәге эшләр өчен таныш-белешләрен аякка бастыра. Ул да кирәкле суммасын барлый тора. Социаль хезмәт күрсәтүчеләрне акча алырга шул кадәр ияләндереп бетердек ки, алар хәтта бушлай хезмәт тә күрсәтми. Эшкә урнашу, карьерада үсү, укырга керү, медицина хезмәте алу - ришвәтнең баш тыкмаган урыны калмаган диярлек. Гади халык кулында ул меңләгән сумнарда йөрсә, түрәләр һәм аларга якын кешеләр миллионлаган сумнар белән эш итә.

Бу мәсьәлә журналистларның үзәгенә бигрәк нык үткән, күрәсең. Ришвәт темасына сөйләшүдән башланып киткән фикер алышу дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итүне яхшыртырга кирәклегенә төшендерде. Очрашуда прокуратура, полиция хезмәтләренең комментарийларны берничә сәгатьтә, ә башкаларның берничә көндә әзерләвен, еш кына кире кагылулары турында сүз күтәрелде.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев