Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Татарстанда ике сабый янгын эчендә карлыгып үлгәннәр

Яшел Үзән районының Норлат авылында кинәт чыккан янгында ике сабый үлә. Балаларның әтисе бик нык пешә, хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә.

Фаҗига буласы көнне Ләйсәннәр кайнаналарында авыз ачтырганнар. Соң гына өйләренә кайткач, ике яшьлек улы Ниязны, яңа туган ике айлык сабыйны мунча кертеп чыгарган ул. Балаларны яткыргач, ире Ильяс та йоклап киткәч, Ләйсән ике туган сеңлесе белән үзе дә мунчага барган, бала киемнәрен дә юып чыгармын, дип уйлаган. Биш минут та узмаган, кинәт мунчада ут шәүләсе уйнарга тотынган. Мөгаен, Ильяс шаярта торгандыр, дип Ләйсән ирен шелтәләргә дип мунча ишеген ачса, йортлары ялкын эчендә... Тәрәзә пыялаларын вата-вата якыннарын коткарырга тырышкан Ильясның бөтен тәне янганын абайлап алган. Ничек кирәк алай аны тәрәзәдән тартып чыгара алганнар. Янган килеш җирдә озак аунаган Ильяс. Шулай тән ярасы белән бергә җан ярасын да басарга теләгән, күрәсең... Авылдашлары әйтүенчә, борынына булган операциядән соң ул исне начар тоя башлаган икән. Шуңа күрә машина йөртүче булып эшләүче ир арып-талып йоклап киткәч, янгын башланганны абайламаган да. Ә ике бала әниләре яткырган килеш, төтен исеннән үлгәннәр. Тәннәреннән бары арка өлеше генә калган иде, дип әйтә балаларны күмәргә килүчеләр. Ике бертуган малайны бер кабердә җирләгәннәр.

(http://matbugat.ru/news/).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев