Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тартучыларны кысырыклыйбыз, файдасы булырмы?

Без әледән-әле теге яки бу яман гадәтләребезгә каршы көрәшкә күтәрелеп алабыз. Әмма мондый "кампанияләр"нең уңышка илтүе генә икеле. Эчүчелекккә игълан ителгән "һөҗүмне" генә искә алу да җитә. Ул көрәштә виноград плантацияләрен юк итү иң зур җиңүебез булды. Инде менә акрынлап тәмәке тартучыларны кысырыклап маташабыз. "Тәмәкегә каршы" законның икенче этабы гамәлгә...

Без әледән-әле теге яки бу яман гадәтләребезгә каршы көрәшкә күтәрелеп алабыз. Әмма мондый "кампанияләр"нең уңышка илтүе генә икеле. Эчүчелекккә игълан ителгән "һөҗүмне" генә искә алу да җитә. Ул көрәштә виноград плантацияләрен юк итү иң зур җиңүебез булды. Инде менә акрынлап тәмәке тартучыларны кысырыклап маташабыз. "Тәмәкегә каршы" законның икенче этабы гамәлгә кергәнгә дә бер ай узды. Хәзер эш урыннарында, җәмәгать транспортында, мәдәният, мәгариф, спорт, медицина учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы, ял урыннарында, вокзалларда, подъездларда тәмәке көйрәтү тыела. Закон дигәннән, Рәсәйнең бер үзенчәлеге бар. Бездә кырыс-коры законнар кабул ителә, әмма үтәлмиләр генә. Ә бу "тәмәкегә каршы" законны үтәтү кемгә йөкләнә соң? Әлбәттә полиция хезмәткәрләренә инде. Бу законны чыгаручылар шулай ук учреждение, оешма администрацияләренә һәм гражданнарның "аңлылыгына" өмет итәләр. Әйтик, кафе җитәкчесе үз клиенты тәмәке тартса, гражданин күршесенең подъездда көйрәтүен күрсә, полициягә хәбәр итәр, дип уйлыйлардыр инде. Ә полиция хезмәткәрләре законны үтәтүгә үз өлешләрен кертә башлаганнар инде. Тәмәке тарту тыелган урыннарда "көйрәтүчеләргә" дистәгә якын беркетмә төзегәннәр. Җәмәгать туклануы предприятиеләре территорияләрендә, тәмәке тартучылар күп капкан. Күбесе белмәдек, дип акланалар икән инде. Кайберәүләр исә: "Ничек инде ул, кибетләрдә ачыктан-ачык сатыла торган продуктны кулланырга ярамасын имеш",-дип канәгатьсезлекләрен белгерткәннәр.
Я, ярый закон көченә керде. Аны беренче чиратта, табиблар хуплыйдыр инде. Район үзәк больницасы табиб-наркологы Нурия Зариповага сүз бирик:
-Тулысынча яклыйм, әлбәттә. Тәмәке бик күп төрле авыруларга сәбәпче бит. Беренче чиратта аннан йөрәк, кан тамырлары, үпкә, ашказаны зыян күрә. Яман шеш тә күп очракта тәмәке тартучыларда була. Үз сәламәтлекләрен генә какшатсалар бер хәл. Янәшәдәгеләрне, балаларын, тормыш иптәшләрен, хезмәттәшләрен дә агулыйлар. Бу яктан караганда да законның файдасы күп булыр, дип уйлыйм. Җәмәгать урыннарында тарту тыелгач, "пассив тартучылар"да кими бит инде. Компания өчен генә, бераз төшереп алгач төтен суыручылар да шаяруларын ташларлар шәт. Тәмәке тартучыларның да күпчелеге бу яман гадәттән аерылырга телиләр инде. Һәр хәлдә, миңа приемга килүчеләр арасында: "Бик ташлар идем тә, булмый шул", дип офтанучылар бихисап. Алары да сигаретка бәяләр арткач, җаның теләгән урында тәмләп тарту тыелгач, ихтыяр көчләрен учка җыярлар дип уйлыйм.
Инде килеп "тәмәкегә каршы" законга каршыларның да фикерен белик. Иң элек бөтен күзәнәкләре никотин белән агуланган тартучылар инде. Бер танышым әнә шундыйлардан: "Әй,брат, ничек ташлыйсың инде аны. Башлангыч сыйныфтан башлап тарт та син. Шуны бер суырсаң, арганнар онытыла, нервалар тынычлана бит. Әнә ул Рәсәй футбол командасының уенын карагач, ничек тартмыйсың инде,-ди ул уенын-чынын бергә кушып. - Мәсьәләгә җитди якын килсәк, ниндидер дәрәҗәдә безнең хокукларны кысу да инде бу.
Оныта язганмын, тәмәкене сатучылар нәрсә уйлый икән?
Кибетче ханым: "Нәрсә уйлыйк инде. Тәмәкене прилавкалардан алып куярга куштылар. Кызыктырмасын диптер инде. Аңа карап тәмәке сатып алучылар кимемәде әле. Тарткан кеше ала инде, бәясеннән дә тормый. Ә бәяләр тагын артачак диләр. Аннан соң чәмле тартучылар "самосад" тарта башларлар инде. Исерекләр самогон, денатуратка күчкән кебек."
Менә шундый фикерләр... Газета укучыларыбыз да бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтләрен белгертерләр дип уйлыйбыз. Чөнки ул һәрберебезгә кагыла. Ничек кенә булмасын, закон гамәлдә. Морадына ирешерме? Вакыт күрсәтер.
Илгиз Җамалиев.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев