Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Суда сак булу кирәк!

Җәй-яллар чоры. Шуңа бик күпләр эсселектән качып су буенда ял итүне кулай күрәләр. Рәсәй сулыкларында һәр елны 10 ар меңләп кеше һәлак була. Быел гына республикабызда 44 кеше үлде, аның 3 се балалар.

Бәхетсезлекнең төп бәласе суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белмәү һәм шулай ук аек булмаган хәлдә су коену. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, суда баткан 44 кешенең 14 е исерек булган. Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен җәйге чорда су коену кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Су коену сезоны башланганчы табиб белән киңәшегез. Таныш булмаган җирдә суга чумарга ярамый. Шулай ук төбенә ләм утырган һәм су үсемлекләре булган җирдә дә су коену тыела. Суга кергәндә кулдан ясалган коену әйберләрен кулланырга ярамый. Алар авырлыкка чыдамаска яисә әйләнеп капланырга мөмкиннәр. Өреп тутырылган матрас һәм автомобиль камералары белән еракка йөзеп керергә кирәкми. Билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән җирдә генә су коенырга ярый. Су температурасы 18, һаваныкы 22 градустан түбән булганда суга керү тыела. Чулман елгасында коенганда үтеп баручы судноларга якынлашырга һәм техник кисәтү билгеләренә тотынырга ярамый. Әгәр суда бәлага таручыларны күрсәгез, ашыгыч рәвештә 01, ә кесә телефоныннан 112 номерына шалтыратып ярдәм чакыра аласыз.

И.Кәримуллин,
МЧС хезмәткәре.
Рәсем www.yandex.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев