Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Спайс куллануның нәтиҗәсе котычкыч: амнезия башланып кеше үз тәнен тоймый башлый

Зарарлы наркотик матдә, үлемгә илтә, хәтта!

2014 елның көзендә Россиянең байтак регионнарында "спайс-эпидемия" таралды. Үләннәрдән ясалган тәмәке катнашмалары тартып бик күп кеше агуланды. Бу афәт безнең республиканы да читләтеп үтмәде. Түбән Кама шәһәрендә бер ай эчендә генә дә 10 кеше спайс тартып агуланганнар. Күптән түгел тагын 17-23 яшьлек дүрт егет ашыгыч ярдәм станциясенә китерелгәннәр. Балыкбистлеләрне бу яман мавыгу шаукымы куркытмыймы? Профилактик яктан бәһа биргән мәлдә сезнең фикерләрне ишетәсе иде. Әлеге соруларны Балык бистәсе районы прокуроры урынбасары Рәнис Мөксиновка юлладык. Аның җавабы түбәндәгечә булды:

-Спайс-үлән катнашмасы маркасы. Ул 2002 елдан бирле Европа, Канада, Яңа Зеландия кибетләрендә, интернет аша киптерелгән, вакланган үлән, порошок рәвешендә сатыла.

Спайс- бик зарарлы наркотик матдә. Андагы агу үпкә аша канга эләгә һәм бөтен организм буенча тарала. Беренче чиратта бавыр зыян күрә. Чөнки ул организмны коткарырга тырыша, агуның күп өлеше бавырда туплана. Аннан соң баш миенә зыян килә. Баш мие капиллярлары кысылып агуны мигә җибәрмәскә тырышалар. Нәтиҗәдә мигә кислород җитми башлый һәм аның клеткалары үлә. Спайс җенес органнарына да начар тәэсир итә. Ирләр импотентка әверелә, хатын-кызлар бала таба алмый.

Спайс тартуның нәтиҗәсе коточкыч. Кеше үз тәнен томый, амнезия башлана. Кайберәүләр предметларга бәрелә-сугыла йөриләр. Алар егылырга, тыныч кына ятарга мөмкиннәр. Тартучылар авыртуны тоймыйлар, үз-үзләрен саклау инстинкты югала. "Айныгач" кеше нәрсә эшләгәнен искә төшерә алмый.

Спайс һәм башка төрле психоактив матдәләр куллану, тарату фактларына тап булсагыз, район прокуратурасын хәбәр итүгезне сорыйбыз. Адрес: Балык бистәсе, З. Шәймарданов урамы 69 а йорт. Телефоннар: 2-20-07, 2-26-94, факс:2-26-89.

Һәр мөрәҗәгатъ җентекләп тикшереләчәк, тиешле бәя биреп халыкка җиткереләчәк.

Балык бистәсе районы прокуратурасы.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев