Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Скутерга да таныклык кирәк

Яңа законнар нигезендә мопед, скутер кебек транспорт чаралары белән идарә итү өчен дә права кирәк дип ишеткән идек. Бу хакта аңлатма бирүегезне сорыйбыз. И.Мөхәмәдҗанов. Балык бистәсе Әлеге сорауга район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин җавап бирә: 2014 елның 8 апреленнән Россия федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа терминнар, төшенчәләр кертелде. "Механик...

Яңа законнар нигезендә мопед, скутер кебек транспорт чаралары белән идарә итү өчен дә права кирәк дип ишеткән идек. Бу хакта аңлатма бирүегезне сорыйбыз. И.Мөхәмәдҗанов. Балык бистәсе

Әлеге сорауга район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин җавап бирә:

2014 елның 8 апреленнән Россия федерациясе Юл хәрәкәте

кагыйдәләренә яңа терминнар, төшенчәләр кертелде. "Механик транспорт чарасы" һәм "Мопед" төшенчәләре түбәндәгечә редакцияләнде: Механик транспорт чарасы-двигатель белән хәрәкәткә китерелә торган транспорт чарасы. Моңа шулай ук тракторлар һәм үзйөрешле машиналар керә.

"Мопед"-максималь конструктив тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаган, 50 куб.см.га кадәр күләмле двигателле ике яки өч көпчәкле механик транспорт чарасы.Хәзер аның белән идарә итү өчен дә "М" категорияле таныклык таләп ителә. Мопед (скутер) белән идарә итүченең үзе белән шулай ук Россия Федерациясе гражданины паспорты, сату-алу килешүе, мопедның техник кенәгәсе булырга тиеш.

Мопед (скутер) белән таныклыксыз идарә итүчеләр Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе 1 бүлеге буенча җаваплылыкка тартылалар. Агымдагы елда таныклыксыз, документларсыз скутер белән идарә итүче 4 кеше тоткарланды инде. Алар 5 меңнән 15 меңгә кадәр штрафка тартылдылар, скутерлары штраф тукталышына ябылды.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев