Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Рәсми хәбәр

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Габделбакый Әхәт улы Абдуллин отставкага китү сәбәпле, үз вазыйфасыннан азат ителде. Эчке эшләр службасында ул 38 ел хезмәт итеп, аның 14 елында районыбыз бүлеген җитәкләде.

Аның урынына элек Чирмешән эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән, полиция подполковнигы Наил Фоат улы Мостафин билгеләнде.
Наил Мостафин 1970 елда Чирмешән районында туган. РФ эчке эшләр министрлыгы каршындагы юридик институт филиалын тәмамлаган.Хезмәт юлын Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлегендә башлап җибәргән. Юл-патруль посты службасы инспекторы, өлкән инспектор, тикшерү эшләре буенча инспектор вазыйфаларыннан соң Чирмешән районы дәүләт автомобиль инспекциясе бүлеге башлыгы, Чирмешән районы эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары, криминаль милиция башлыгы вазыйфаларын башкара. Полиция подполковнигы, гаиләсе бар, өч бала үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: начальник полиции