Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Пычратмасак кына чиста булыр

Санитар-экологик икеайлык узганга бер ай да үтмәде әле. Аның барышында районның торак пунктларында, шул исәптән Балык бистәсендә шактый зур эшләр башкарылды, тәртип урнаштырылды.

Урамнар, оешма, предприятие территорияләре җыештырылды. Санкциясез чүплекләр юкка чыгарылды. Әмма җыештырган җирдә түгел, ә бәлки пычратмаган җирдә генә чиста була, диләр бит. Хәзер районыбыз урамнарында тулып ташыган чүплек мәйданчыкларына тап буласың. Сәбәп нәрсәдә соң? Торак-коммуналь хуҗалык җыештырмыймы, әллә башка сәбәпләр бармы? Бу сорау белән Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеевка мөрәҗәгать иттек.
-Бүгенге көндә район үзәгендә 63 контейнер мәйданчыгы, 123 контейнер исәпләнә. Бу район үзәгенең үсә барган ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый, әлбәттә. Яңа контейнерлар кайтарту, булганнарын ремонтлау юнәлешендә эшчәнлек дәвам итә. Контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын ике махсус машина ташып торалар. Тәүлегенә якынча 100 куб. метрдан артык чүп-чар чыгарыла. Әмма Победа, 60 лет Октября, Ленин, Совет урамнарындагы контейнер мәйданчыклары кайбер көннәрдә чүплекне хәтерләтәләр. Нәрсә генә ташымый безнең халык контейнерга. Иске бүрәнә, такта, шифер, башка төр төзелеш калдыклары дисеңме, кирәге калмаган мебельне, суыткыч ише йорт техникасын да контейнерга тутырырга тырышалар. Бакчалардан чыккан агач-куакларны әйтмибез дә инде. Кайбер контейнерларга махсус машина белән якын килерлек тә түгел бит. Шуның өстенә авыр төзелеш материаллары калдыклары белән шыплап тулган контейнерны махсус машинаның краны күтәрә дә алмый, ватылып сафтан чыга. Зур габаритлы әйберләрне ул машинага салу мөмкин дә түгел. Алар бары тик вак-төяк көнкүреш калдыклары ташуга исәпләнгәннәр.
Андый чүп-чарны кая куярга соң дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Транспорты булган кеше зур күләмле чүп-чарны үзе үк полигонга илтеп бушата ала. Моның өчен физик заттан бер тиен дә акча алынмый. Ә инде андый мөмкинлек булмаган очракта торак-коммуналь хуҗалыкның диспетчерлык пунктына шалтыратып билгеле бер көнгә машина чакыртырга була. Әллә ни зур булмаган түләү бәрабәренә чүп-чарыгызны йортыгызга килеп алып китәчәкләр.
Шунысын да онытмыйк: зур габаритлы көнкүреш калдыкларын контейнерларга тутырган өчен гражданнарга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф та салынырга мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство территоррий населенных пунктов