Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Прокуратурада бүләк өләшәләр

Мөгаен, әле моңарчы район прокуратурасында мәктәпләрдән бу кадәр күп укучыларның җыелганы булмагандыр.

Моңа берничә ай элек "Минем тормышым-минем кулымда" исемле наркотикка каршы плакатларга конкурс игълан ителүе сәбәп булды. Аның генераль иганәчесе буларак, конкурска йомгак ясау вәкаләтләре район прокуроры ярдәмчесе Илнур Ибраһимов рәислегендә комиссиягә йөкләнгән иде. Дөресен әйтергә кирәк, алар һәрбер эшкә объектив бәя биргәннәр. Конкурска 10 нан артык мәктәптән 33 плакат кабул ителгән. Шомбыт, Зур Мәшләк, Биектау мәктәпләре анда аеруча актив катнашканнар һәм шактый күп эш алып килеп тапшырганнар. Шулай ук Рус Әшнәге мәктәбе укучылар коллективын да уңай яктан телгә аласы килә. Алар конкурска 6 эш алып килгәннәр. Моннан тыш әле бәйге шартларында күрсәтелгәнчә, Шомбыт, Күгәрчен, Иске Арыш мәктәпләре һәм балалар иҗат үзәге наркомания афәтенә каршы тирән эчтәлекле презентация дә үткәргәннәр. Комиссия барысына да тиешле бәя бирде.
Плакатларга йомгак ясаганда аларны башлангыч, урта һәм югары сыйныфларга бүлеп нәтиҗә чыгарганнар. Шулай итеп, башлангыч сыйныфлар арасында Рус Әшнәгенең Галина Золотцева җитәкчелегендәге 1-3 сыйныф укучыларына тиңнәр табылмады, алар беренчелекне яуладылар.
Ә урта сыйныфлар арасында Шомбыт мәктәбеннән Нәзирә Гыймадиева җитәкчелегендәге 5 сыйныфның "Левис" берләшмәсе җиңүче булып танылды.
Югары сыйныфлар арасында Күгәрчен мәктәбеннән Гөлчәчәк Әгъзамова җитәкчелегендәге 11 сыйныфның "Ак җилкәннәр" берләшмәсе беренчелеккә ия булды. Конкурста шулай ук икенче-өченче урыннарга лаек булучыларга да бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләрне район прокуроры Азат Хусаенов белән балалар иҗат үзәге директоры Рәйханә Иминева тапшырды.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәктер, әлеге конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр алуда район хакимиятеннән Данис Низамов, комиссия сәркатипләре Марс Мәгыйзов белән Валерий Токранов, балалар иҗат үзәгеннән Фәридә Сәмиева, хастаханә, яшүсмерләр спорт мәктәбе, ЮХИДИ инспекциясе, Екатерина Токранованың фермерлык хуҗалыгы, Зөлфия Бариева белән Рафис Җәббаров кебек шәхси эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәткәннәр. Киләчәктә дә мондый конкурсларны ешрак оештырырга кирәклеге искәртелде. Якын көннәрдә Россия прокуратурасы көненә багышлап викторина, башваткыч, иншаларга конкурс игълан итәргә планлаштырылуы да мәгълүм булды.
җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев