Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Китәр чаклар да җитә

18 яшьлек егетләрне елга ике мәртәбә Рәсәй гражданнарының мактаулы бурычын үтәү өчен Ватан сагына чакыралар. Инде күп еллардан бирле районыбызда да армия хезмәтенә һәм флотка китәсе егетләрне тантаналы төстә һәм бәйрәмчә озату матур гадәткә керде.

Күркәм традиция буенча хезмәткә чакырылучылар тантана алдыннан Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салган балыкбистәлеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә гирлянда куялар. Бу чара буыннарның хәрби сугышчан гадәтләрен символлаштыра. Булачак солдатлар якташларыбызны тагын бер кат искә алалар, шул ук вакытта алар үрнәгендә лаеклы төстә хезмәт итәргә сүз бирәләр. Булачак яшь солдатлар алдында муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов тәбрикләү сүзе белән чыкты.
-Хәрби хезмәтегезне намус белән башкарыгыз, әти-әниләрегез һәм туган якны онытмагыз,-диде ул.-Ә без сезнең сау-сәламәт килеш кайтуыгызны көтәрбез. Районыбыз өчен сез бик кирәк.
Ә кызлар исә егетләргә кызыл чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Аларны район хакимияте әзерләгән иде.
Район хәрби комиссары Фәрит Вагапов соңгы елларда армия хезмәтендәге үзгәрешләр турында сөйләде. Егетләргә хәрби техниканы ныклап торып өйрәнергә киңәш бирде, чын ир-атлар булып туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләде.
Шулай ук хәрби хезмәткә китәсе егетләр алдында Сәүдахан хәзрәт белән Александр атакайның чыгышы да аларга киңәш кебегрәк яңгырады. Алар төрле милләттән булган егетләр белән дус-тату булып илебез сагында уяу торырга, әти-әниләрен сөендереп туган якка исән-сау кайтырга кирәклеген әйттеләр.
Булачак солдатлар алдында шулай ук кайбер әти-әниләр дә үз киңәш-тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Бу көнне хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр белән бергә аларның әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары күңелле концерт номерлары карадылар. Соңыннан барысы бергә истәлек өчен фотосурәткә төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев