Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Ошамаса–эштән китегез!” –җавап түгел

Май ае башында ТР Прокуратурасы сайтына түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килә: "Сезгә ООО "Водоканал" эшчеләре яза. Безгә даими рәвештә хезмәт хакы түләмиләр. Соңгы хезмәт хакын февраль ае өчен өлешләп алдык. Күбебезнең хезмәт хакы 6 мең сумнан артмый. Аны да вакытында бирмиләр. Район прокуратурасы безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар итми. Җитәкчелек кергән барлык акчаны...

Май ае башында ТР Прокуратурасы сайтына түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килә: "Сезгә ООО "Водоканал" эшчеләре яза. Безгә даими рәвештә хезмәт хакы түләмиләр. Соңгы хезмәт хакын февраль ае өчен өлешләп алдык. Күбебезнең хезмәт хакы 6 мең сумнан артмый. Аны да вакытында бирмиләр. Район прокуратурасы безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар итми. Җитәкчелек кергән барлык акчаны үз оешмаларына күчерә һәм миллионлаган сумлык йортлар төзи. Ә безнең намус белән эшләп алган акчаны сорагач: "Ошамаса, эштән китегез",диләр. Безнең "җан авазын" игътибарсыз калдырмассыз, чаралар күрерсез, дип өметләнәбез. Бу башбаштаклыкка эшчеләрне мыскыллауга нокта куегыз. Хөрмәт белән: ООО "Водоканал" эшчеләре. Балык бистәсе поселогы".
ООО "Водоканал Балык бистәсе" эшчеләре исеменнән элек тә район прокуратуарасына аноним рәвештә мөрәҗәгать итәләр. Бу күзәтчелек эшчәнлеген кыенлаштыра. Шул ук вакытта без хезмәт хакы түләү мәсьәләләрен контрольдә тотабыз һәм һәр сигнал буенча чаралар күрәбез. Бу оешмада 2013 елның 10 апрелендә хезмәт закончалыкларының үтәлешен тикшерү хезмәт хакы түләмәү турындагы хәбәрне раслады. 2013 елның 10 апреленә ул 408349 сумны тәшкил итә. Соңгы тапкыр хезмәтчәннәргә хезмәт хакы чыннан да өлешчә 2013 елның 21 февралендә түләнгән. Тикшерү күрсәткәнчә, ООО "Водоканал" Балык бистәсенең дебиторлык бурычы бар. Аны кайтару хезмәтчәннәргә берничә ай өчен хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирер иде. Әмма предприятие җитәкчелеге тиешле чаралар күрмәгән. Хезмәт хакын түләмәү РФ хезмәт кодексының 136 маддәсен тупас бозу булып тора. Әлеге маддә нигезендә хезмәт хакы ярты ай саен, учреждениенең эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, коллектив килешү, хезмәт килешүе буенча билгеләнгән көндә бирелергә тиеш.
Эшчеләргә вакытында хезмәт хакы бирү өчен предприятие инструкциясе нигезендә ООО "Водоканал Балык бистәсе" директоры А.Шәрәфетдинов җаваплы. Ачыкланган хезмәт кодексын бозу факты буенча район прокуратурасы РФ административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты. Ул 2013 елның 29 апрелендә Татарстан республикасы буенча дәүләт хезмәт инспекциясендә каралды. А.Шәрәфетдиновка 3 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Моннан тыш ООО "Водоканал Балык бистәсе" эшчеләре исеменнән хезмәт хакы түләнмәү турында мөрәҗәгать предприятиенең җитәкчеләре кылган гамәлләрдә җинаять җаваплылыгын ачыклау максатыннан РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлегенә дә җибәрелде. Тагын бер тапкыр балыкбистәлеләрнең исләренә төшерәбез, хезмәт хакын вакытында түләнмәүнең барлык фактлары буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итә аласыз.
Шунысын да билгеләп үтәм, соңгы елларда район прокуратурасына үзләренең законлы хокукларын яклаучыларны эзәрлекләү турында бер генә сигнал да кермәде. Ә хезмәтчәннәрнең хезмәт хокукларын бозуга юл куйган урындагы кешеләргә карата һәрвакыт прокурор тәэсире чаралары кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев