Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

ОСАГО: үзгәрешләр кем өчен отышлы?

12 октябрь көнне автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча яңа тарифлар гамәлгә керде. Аларның "иске" тарифлар белән чагыштырганда шактый югары икәнлеге билгеле.


Россиядә ОСАГО турындагы закон 2003 елда кабул ителгән иде. Әлеге төр иминиятнең өстенлеге - юл-транспорт һәлакәтенә очраган машина хуҗаларының һәрберсе иминият компаниясе ярдәмендә авария нәтиҗәсендә килгән зыянны каплый ала, дигән сүз. Ул чагында иминият тарифының база өлеше 1980 сум дип билгеләнде.

Иминият түләүләре арта

Агымдагы елның 4 июлендә исә Россиянең Дәүләт Думасы ОСАГО системасын яхшырту турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Яңа документ нигезендә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү тарифларының яңа моделе булдырылды. Тарифларны билгеләү эшчәнлеге исә Россиянең Үзәк банкына тапшырылды.

Ниһаять, 1 октябрь көнне Үзәк банк сайтында ОСАГО тарифларына үзгәрешләр кертелү турында мәгълүмат урнаштырылды. Яңа тәртип буенча иминият тарифының база өлеше якынча 30 процентка артты һәм 2440 сум дип билгеләнде. Әлеге күрсәткеч кайбер очракларда 2574 сум дәрәҗәсенә дә күтәрелергә мөмкин дип каралган. Шул рәвешле, яңа закон ОСАГО кагыйдәләрен "тариф коридоры" дип атала торган яңа билгеләмә белән тулыландырды. Әлеге күрсәткеч 134 сум тәшкил итә.

Тагын бер яңалык - яңа закон нигезендә 1 октябрьдән юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә милеккә килгән зыян өчен иминият түләүләре дә арта. Моңа кадәр аның максималь күләме 120 мең сум булса, хәзер исә 400 мең сумга җитә ала.

Әле алай гына да түгел, транспорт чарасы җиһазларының максималь искерү дәрәҗәсе дә 80 проценттан 50 процентка кадәр күтәреләчәк. Шул рәвешле, машинагызның җиһазлары шактый искергән дип иминият акчалары күләмен киметергә яратучы иминият компанияләренә дә киләчәктә шактый авырга туры киләчәк дигән сүз.

Табыш - 57 миллиард сум

Әлбәттә, иминият компанияләренең күбесе яңа үзгәрешләрдән канәгать түгел. Алар ОСАГО белән бәйле яңа кагыйдәләр бары тик машина хуҗалары мәнфәгатьләрен генә кайгырта дип белдерә.

- Иминият түләүләрен 120 меңнән 400 мең сумга кадәр җиткерү дөрес түгел. Әгәр дә инде әлеге карарга килгәннәр икән, тарифларны да 30 процентка гына түгел, ә тагын ике тапкырга арттырырга кирәк иде, - дип аңлатты безгә иминият компанияләренең берсендә эшләүче Әлфия Сәлимова.

Хәер, иминият компанияләренең ОСАГО ярдәмендә елына күпме акча эшләвен аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2013 елда машина хуҗаларыннан ОСАГО өчен 135,1 миллиард сум җыелган. Ә түләнгән иминият акчалары буенча гомуми күрсәткеч 78,1 миллиард сум булган. Димәк, иминият компанияләре ОСАГО ярдәмендә якынча 57 миллиард сум күләмендә акча эшләгән дигән сүз.

- Яңа үзгәрешләр иминият компанияләренә бернинди дә зыян китермәячәк, дип саныйм. Мәсәлән, ОСАГО ның 2013 елгы нәтиҗәләренә генә күз салыйк. Иминият түләүләренең максималь күләме 120 мең сум булса да, узган елда уртача түләү күләме нибары 28 899 сум тәшкил иткән. Билгеле булганча, яңа кагыйдәләр нигезендә иминият кертемнәре 30 процентка арта. Хәзер юри генә машина хуҗаларына түләнгән иминият акчаларын да 30 процентка арттырып карыйк. Бу - якынча 38 мең сум акча дигән сүз. Шул рәвешле, иминият компанияләренең яңа закон бары тик машина хуҗаларын гына кайгырта дигән сүзләре урынсыз, - дип аңлатты безгә юрист Артур Галимов.

ОСАГО байлар өченме?

Компанияләр иминият түләүләренең күләме артуга канәгатьсезлеген белдерсә, халык исә ОСАГО тарифлары күтәрелүдән риза түгел.

- ОСАГО байлар тарафыннан уйлап чыгарылган иминият ысулы. Мәсәлән, "Ока" машинасы кыйммәтле чит ил машинасына зыян китерде, ди. Мескен "Ока" хуҗасы теләсә дә әлеге зыянны тулысынча каплап бетерә алмаячак, чөнки акчасы юк. Шул чагында аңарга иминият компаниясе ярдәмгә килә дә инде. ОСАГО белән бәйле яңа кагыйдәләр исә, чыннан да, шактый сәер. Юлларда тәртипсез йөрүче машина хуҗалары рәхәткә чыгар, ахрысы. Ә бит бер тапкыр да авариягә эләгеп карамаган йөртүчеләр дә шактый күп. Ялгышмасам, бүгенге көндә Россиядә 650 машинаның бары тик берсе генә юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Иминият компанияләренең ОСАГО аша күпме акча эшләве менә шуннан күренә дә инде. Өстәвенә, хәзер тарифларны да арттырып куйдылар, - дип ризасызлыгын белдерде Казанда яшәүче Альберт Камалов.

ОСАГО иминият акчаларының күләмен исәпләгән вакытта, төп база тарифына өстәмә коэффициентлар да кушыла. Кагыйдә буларак, алар автомобиль теркәлгән җиргә, машина белән идарә итү рөхсәте бирелгән йөртүчеләр саны, машина хуҗасының яше һәм стажы, двигатель куәте, юл-транспорт һәлакәтләре тарихына бәйле. Юл һәлакәтләренә бәйле иң зур коэффициент - 2,45. Әлеге коэффициентка "ия булу" өчен елына ике-өч тапкыр ОСАГО буенча иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң кечкенә коэффициент исә - 0,5. Әлеге күрсәткеч белән "бүләкләнү" өчен машина хуҗасының 10 ел дәвамында бернинди хәвеф-хәтәрләрсез йөрүе кирәк.

Территория белән бәйле коэффициентларга килгәндә, Казан өчен ул 2 дип билгеләнгән. Чаллы шәһәре өчен - 1,7, Алабугада - 1,2, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистайда - 1, Түбән Кама өчен 0,8 коэффициентлары билгеләнгән. Башка торак пунктларда бу күрсәткеч 1,1не тәшкил итә.

Рәмзия ЗАКИРОВА.

(http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/37445.html)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев