Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Наркотикларсыз тормыш”

26 июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотикларны куллануга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Бу дата 1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан берләшмәнең наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә эшчәнлеген көчәйтү максатыннан билгеләнә. Психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында аңлату эшләренә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга карамастан, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь...


26 июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотикларны куллануга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә.
Бу дата 1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан берләшмәнең наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә эшчәнлеген көчәйтү максатыннан билгеләнә. Психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында аңлату эшләренә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга карамастан, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның физик, әхлакый сәламәтлегенә зур куркыныч тудыралар. Шуңа да 20 майдан 26 июньгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән акция уздырыла. Бу чорда яшьләр өчен профилактик чаралар оештырылачак.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев