Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мошенниклыкның яңа төре

Республикабыз шәһәр, районнарында үзләрен төрле дәүләт органнары, аеруча социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре дип таныштырып, өлкән яшьтәге, бигрәк тә ялгызак кешеләрне алдап акчаларын алу очраклары еш кабатлана. Чегән хатын-кызлары да әби-бабайларның үлемтеккә дигән акчаларын алудан да тартынмыйлар. Райондашларыбызга чит кешеләргә карата уяу, сак булырга кирәк. Әгәр таныш түгел кеше үзен...

Республикабыз шәһәр, районнарында үзләрен төрле дәүләт органнары, аеруча социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре дип таныштырып, өлкән яшьтәге, бигрәк тә ялгызак кешеләрне алдап акчаларын алу очраклары еш кабатлана. Чегән хатын-кызлары да әби-бабайларның үлемтеккә дигән акчаларын алудан да тартынмыйлар. Райондашларыбызга чит кешеләргә карата уяу, сак булырга кирәк. Әгәр таныш түгел кеше үзен теге яки бу оешмадан дип таныштырып фатирыгызга, йортыгызга кертүне сораса, тиешле документын күрсәтүен таләп итегез. Шул оешманың телефонына шалтыратып,әлеге вәкил турында, аның нинди максаттан җибәрелүе хакында мәгълүмат алсагыз да зыян итмәс.
Республикада телефон мошенниклыгының яңа төре барлыкка килгән. Элек аферистлар: "Улыгыз авыр юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булды, төрмәдән коткарасыгыз килсә, фәлән кадәр акча күчерегез", дип шалтыратсалар, хәзер,"Улыгызның зур бурычы бар, ашыгыч рәвештә түләмәсәгез имгәтәбез, үтерәбез", дип яныйлар икән. Куркынган аналар алны артны уйламыйча мошенниклар таләп иткән акчаны күчерәләр инде. Мондый очракларда да салкын баш, аек акыл белән эш итәргә өндибез. Иң элек улыгызга, якыныгызга үзегез шалтыратып хәлен белегез. Шулай ук мошенниклык очрагы турында полициягә хәбәр итегез.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев