Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мәктәп наркотикларга каршы

Билгеле булганча, 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уздырылды. Аның кысаларында Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллина, педагог-психолог Әлфия Мөхәммәтҗанова 9-11 сыйныф укучылары белән наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр. Бүгенге көндә наркотиклар аны кулланучыларга гына түгел, ә бәлки аның якыннарына, тулаем...

Билгеле булганча, 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы уздырылды. Аның кысаларында Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Нәбиуллина, педагог-психолог Әлфия Мөхәммәтҗанова 9-11 сыйныф укучылары белән наркотикларның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр.
Бүгенге көндә наркотиклар аны кулланучыларга гына түгел, ә бәлки аның якыннарына, тулаем җәмгыятькә зур зыян китерә. Наркомания белән күпчелек очракта яшьләр авырыйлар. Димәк, бөтен киләчәгебез куркыныч астында. Шуңа да наркотикка бәйлелеккә, аны таратуга каршы кискен көрәш алып барырга кирәк.
Әңгәмә башланыр алдыннан укучыларга наркотикның кеше организмына тәэсире, бу афәт аркасында таркалган гаиләләр, өзелгән гомерләр турында фильм күрсәтелде. Ул балаларга бик нык тәэсир итте. Чөнки анда мизгеллек "рәхәтнең" нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләнде.
"Әгәр сезгә кем дә булса наркотик тәкъдим итсә, ныклык күрсәтеп "юк" дип әйтә белегез. Югыйсә, йөзләгән кешеләр кебек язмышыгызны упкынга тәгәрәтүегез, һәлак булуыгыз мөмкин. Наркотикларсыз тормыш сайлагыз,-диде Чулпан Нәбиуллина. -Наркотикны бер кулланып карыйм да, ташлыйм дип өметләнмәгез. Күпләр бу яман гадәттән аерыла алмыйлар. Мондый бәйлелектән санаулы кешеләр генә котыла ала.
Россиядә ел саен наркотикларны чамадан тыш кулланудан 100 меңгә якын кеше үлә. "Ак үлем" миллионлаган кешенең тормышын җимерә.
Анкетлаштыру күрсәткәнчә, укучылар наркотикларның зарарын аңлауларын исбатладылар. Иң мөһиме, укучыларда наркотик куллану теләге булдырмаска кирәк. Күпләр аны бары тик кызык өчен генә татып карыйлар бит. Әгәр балалар, яшүсмерләр кызыклы, мавыктыргыч эшләр белән мәшгуль булсалар, алкоголь яки наркотик куллану теләге башларына да кермәячәк. Шуңа да бу юнәлештә эшнең яңа интерактив формаларын куллану зарур. Наркоманияне профилактикалау буенча чараларның сыйфатын яхшырту сорала. Алар социаль-психологик сораштыруларны исәпкә алып эшләнергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев