Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җәмәгать тәртибе сагына әзер

Күптән түгел район үзәк стадионында гомумшәһәр сафларны күздән үткәрү, бер үк вакытта полиция хезмәткәрләрен җәмәгать тәртибе сагына озату чарасы булды.

Полиция эшчәнлеге хакында уңай җәмәгатьчелек фикерен тудыру максатында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы максатчан эш алып бара. Монда бүгенгедәй сафларны күздән үткәрү чарасы, хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышы, тышкы күренешләрен тикшерү, хезмәткәрләрнең тәртибе, һөнәри этик кагыйдәләрне үтәүләре, транспорт чараларының хезмәткә әзерлеге күздән үткәрелә.
Махсус мәйданчыкка тигез рәткә службага чыгасы экипажлар, автомашиналар тезелде. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы А.Ненастьев эчке эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.Кәлиевкә экипажларның сафларын күздән үткәрү смотрына әзерлеге хакында рапорт бирә. Шуннан соң Н.Кәлиев полиция хезмәткәрләрен районда оператив хәл белән таныштыра, һәркайсы белән инструктаж үткәрә. Шуннан соң служба җитәкчеләре үз экипажларының әзерлеген, тиешле документлары булуын, автотранспорт чараларының техник әзерлеген күздән үткәрә.
Смотрда милиция ветраны, район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов та катнашты. Ул элеккеге хезмәттәшләренә законнар үтәлешенә уяулык күрсәтергә, үз хезмәтләрен намус белән башкарырга кирәклеген әйтеп, уңышлар теләде. Шуннан соң эчке эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.Кәлиев җәмәгать тәртибе сагына басарга вакыт җиткәнлеге хакында боерык укый. Автомашиналар бер-бер артлы смотр булган урыннан үзләренең җиңел булмаган хезмәтләрен үтәүгә юл тоталар.

Рәсемдә: полиция хезмәткәрләренең смотр күренеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прошел смотр полицейских