Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мотоциклчылар белән юл һәлакәтләре арткан

Республикада "Мотоцикл" профилактик ункөнлеге тәмамланды.

-Әлеге ункөнлекне игълан итү яхшы тормыштан түгел инде. Соңгы айларда Татарстан Республикасында мотоциклчылар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре артуы зур борчу тудыра. Бигрәк тә авыл җирләрендә мотоцикл белән һәлакәткә очрап һәлак булучылар, яраланучылар күп, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин.-Агымдагы елның биш аенда Татарстан юлларында мотоциклчылар гаебе белән 95 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда сигез кеше һәлак булды, 101 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Май аенда гына да мотоциклчылар катнашында 41 һәлакәт булды, алты кеше үлде.
Кызганычка каршы, безнең районда да бернинди документларсыз, дәүләт номерсыз мотоциклларда йөрүчеләр күп. Агымдагы елда гына да унбер кешенең мотоциклларын штраф тукталышына ябарга туры килде. Алар таныклыксыз, документларсыз йөргән өчен, ике кеше исерек хәлдә руль артына утырганнары өчен җаваплылыкка тартылдылар. Моннан тыш мотошлемсыз йөрүчеләргә, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата егермедән артык беркетмә төзелде.
Илгиз Җамалиев.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев