Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Кредит алсаң карап ал, алдансаң судка бар

Хәзерге заманда кредит алмаган кеше сирәктер инде ул. Шунысы кызганыч, кайбер банклар, кредит оешмалары гражданнарның законнарны, үз хокукларын белмәүдән, кредит килешүләрен игътибар белән укымауларыннан файдаланалар. Әмма, елдан-ел үз хокукларын яклауны сорап судка дәгъва белдерүчеләр саны арта. 2013 елда гына да шундый 10 гариза керде инде. Ә узган ел бары тик...

Хәзерге заманда кредит алмаган кеше сирәктер инде ул. Шунысы кызганыч, кайбер банклар, кредит оешмалары гражданнарның законнарны, үз хокукларын белмәүдән, кредит килешүләрен игътибар белән укымауларыннан файдаланалар. Әмма, елдан-ел үз хокукларын яклауны сорап судка дәгъва белдерүчеләр саны арта. 2013 елда гына да шундый 10 гариза керде инде. Ә узган ел бары тик 2 генә кеше мөрәҗәгать иткән булган.
Күптән түгел "Гражданское Правосознание" кулланучылар региональ җәмәгать оешмасы Грушина (фамилиясе үзгәртелде) мәнфәгатьләрен яклап кредит килешүе шартларының бер өлешен, ягъни, комиссия процентлары алуның дөрес түгеллеген тануны һәм алынган комиссия процентларның кире кайтарылуын таләп итеп дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Грушина һәм ООО ... кредит килешүе төзегәннәр. Аның нигезендә Грушинага 150 мең сум кредит бирелә. Әлеге килешүгә шушы кредитка хезмәт күрсәтү өчен ай саен комиссия түләү турында да пункт кертелә. Ул 52500 сум күләмендә түләнә дә. Ә бу шарт дәгъва белдерүченең кулланучы буларак хокукларын бозу булып тора. Чөнки РФ гражданлык кодексы, кулланучыларның хокукларын яклау турында закон һәм башка федераль законнар норматив-хокукый актлар белән бу төр комиссия каралмаган. Шуңа да дәгъва белдерүче кредит килешүенең кредит буенча хезмәт күрсәтү өчен комиссия түләү өлешен дөрес түгел дип саный һәм комиссия өчен түләнгән 52500 сум акчаны, чит кеше акча средстволарыннан файдаланган өчен 8435 сум 36 тиен күләмендәге процентларны, мораль зыян өчен 5000 сум компенсация таләп итә. Моннан тыш ООО ...ны кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән өчен 32967 сум 68 тиен күләмендә штрафка тартуны да сорый.
Балык бистәсе суды дәгъва таләпләренең бер өлешен канәгатьләндерде. Иң мөһиме, ООО ... белән Грушина арасында төзелгән кредит килешүенең кредитка хезмәт күрсәткән өчен ай саен комиссия алу турындагы өлешен дөрес түгел дип тапты. Банктан Грушина файдасына 52500 сум күләмендәге комиссияне, 8435 сум 36 тиен күләмендә чит кешенең акчасын файдаланган өчен процентларны, 7554 сум 42 тиен күләмендә штрафны, 1000 сум күләмендә мораль зыян өчен компенсацияне түләргә дигән карар чыгарды.
Менә шулай кредит алсаң карап ал, ә алдансаң судка бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев