Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Конституцион хокук– ышанычлы калкан

Россия Федерациясе Конституциясенең 33 маддәсе гражданнарның шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр белән дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукын гарантияли. Әмма прокурор күзәтчелеге практикасы күрсәткәнчә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тарафыннан мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм чара күрү буенча гражданнарның конституцион хокукларын бозуларга юл куела. Мөрәҗәгатьләр законда билгеләнгән срокларда каралмыйлар. Халык куйган...

Россия Федерациясе Конституциясенең 33 маддәсе гражданнарның шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр белән дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукын гарантияли. Әмма прокурор күзәтчелеге практикасы күрсәткәнчә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре тарафыннан мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм чара күрү буенча гражданнарның конституцион хокукларын бозуларга юл куела. Мөрәҗәгатьләр законда билгеләнгән срокларда каралмыйлар. Халык куйган проблемаларны хәл итүнең оперативлылыгы, нәтиҗәлелеге дә түбән.
Агымдагы елда административ хокук бозулар кодексының 5.59 маддәсе буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган өчен аерым җитәкчеләр җаваплылыкка тартылдылар. Балык бистәсе башкарма комитетының мәгариф бүлегендә тикшерүләр барышында бер ата-ана мөрәҗәгатенең 4 айдан артык каралмавы ачыкланды. Әлеге учреҗдение җитәкчесе мировой суд карары белән 5 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Шумково авыл җирлеге администрациясе исә гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләренә җавап бирүне кирәк тапмаган. Ул гына да түгел, мондый мөрәҗәгатьләрне югалту очраклары да булган. Җирлек башлыгы шәхси кабул итүне теркәү журналын да алып бармаган. Аңа да мировой суд карары белән 5 мең сум күләмендә штраф салынды. Моннан тыш авыл җирлеге Советы адресына җибәрелгән кисәтүләр (представление) нәтиҗәсе буларак, җирлек башлыгы үз вәкаләтләреннән баш тартты.
Агымдагы елда район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегендә дә закон бозулар ачыкланды. Урындагы җитәкчеләр гаризалар белән мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирмәгәннәр. Гаеплеләр шулай ук административ җаваплылыкка тартылдылар.
Әгәр мөрәҗәгатьләрне карау, гражданнарны кабул итү тәртибе бозылган очракта җирле үзидарә органнары һәм җитәкчеләргә шикаять белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итегез. Адрес: Балык бистәсе, З.Шәймарданов урамы, 69 А йорт. Телефоннар: 2-20-07; 2-26-94; факс: 2-26-89. Һәр мөрәҗәгатегез җентекләп тикшереләчәк һәм тиешле бәяләмә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев