Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Киләсе елда балыкбистәлеләр үзләренең милкен салымнарын кадастр бәясеннән түлиәчәкләр

Киләсе елда физик затлар милкеннән салымнар түләүдә үзгәрешләр көтелә. Бу хакта Россия Федерациясе федераль салым службасының Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Мулланур Миннебаев белән әңгәмә кордык.

- Мулланур Фәхретдинович, салым түләүдә нинди үзгәрешләр булачак?

-Россия Федерациясе Салым кодексының 12 нче һәм 85 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү һәм "Физик затлар милкенә салым турындагы Россия Федерациясе Законын көчен югалткан дип тану турында" 284 санлы (04.10.2014) Федераль закон кабул ителде. Салым кодексы "Физик затлар милкенә салым" турында 32нче бүлек белән тулыландырылды. Шулай итеп, 2015 елдан физик затлар милкенә салым базар хакына якынайтылган кадастр бәясе буенча исәпләнәчәк. Моңа кадәр салымны инвентарьлаштыру бәясе буенча түләп килдек. Ә төзелеп бетмәгән йорт өчен моңа кадәр салым түләтмәделәр. Кайберәүләр яшәрлек шартлар тудырылган коттеджларына күчсәләрдә, аны төзелеп бетмәгән объект итеп теркәп, салым түләми генә шунда яши бирделәр. 2015 елдан төзелеп бетмәгән объект өчен дә салым түләргә туры киләчәк. Яңа закон социаль гаделсезлеккә чик куячак. Әмма 2015 елда салымны 2014 ел өчен түләячәкбез әле. Димәк, 2015 ел өчен 2016 елдан гына яңача түли башлыйбыз. Гомумән, салымны яңача исәпләүгә күчү этаплап биш ел дәвамында башкарылачак.

-Ә аерым гражданнарга, кечкенә мәйданлы,торак шартлары уңайлы булмаган йортларда яшәүчеләргә ташламалар каралганмы?

- Яңа законның бер өстенлеге шунда. Йорт мәйданы 50 квадрат метрдан ким булса, авылда яшәүчеләр салым түләмәячәк. Моңа кадәр алар йортка салымны шәһәр халкы кебек үк түли иде. Авылларда кечкенә өйләрдә яшәүчеләр шактый. Шуңа күрә кайбер авыл җирлекләренең физик затлар милкеннән бюджет керемнәре кимергә дә мөмкин.

Моннан тыш салым базасын билгеләгәндә түбәндәге салым чигерүләредә каралган. Әйтик, фатирның кадастр кыйммәте әлеге фатирның гомуми мәйданының 20 квадрат метры, бүлмәнеке, 10 квадрат метры, торак йортныкы 50 квадрат метры бәясенә кими. Бердәм күчемсез милеккә карата, аның составына бер торак бина яки йорт кергән булса, кадастр кыйммәте 1 миллион сумга киметелә. Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары әлеге объектларга салым чигерүләре күләмнәрен арттырырга да хокуклы. Аерым кайбер категория гражданнарга ташламалар да сакланачак. Әйтик, пенсионерларга, инвалидларга, Советлар Союзы Геройларына, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук сугыш хәрәкәтләре инвалидларына (сугыш хәрәкәтләре барган илләрдә интернациональ бурыч үтәүчеләрне кертеп), хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук хәрби хезмәттән җибәрелгән гражданнарга (гомуми хәрби хезмәт срогы 20 елдан артканнар) милеккә салым буенча ташламалар кала. Әмма аларның бер генә төр милеккә ташламалары булачак. Моны үзләре сайлый. Әйтик, кешенең йорты һәм фатиры бар икән, шуның берсенә генә ташлама каралган.

-Салым ставкаларын һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ставкалар билгелеме?

- Салым кодексының яңа кертелгән 32нче бүлеге (406 нчы маддә) нигезендә түбәндәге салым ставкалары каралган: торак йортлар, төзелеп бетмәгән торак биналар, гаражлар өчен - 0,1 процент; бәясе 300 миллион сумнан арткан сәүдә, офис объектлары өчен - 2 процент. Башка объектлар (торак булмаган биналар) өчен 0,5 проценттан артык булла алмый. Әлеге объектларга салым ставкасы нульгә кадәр кимергә яки артырга мөмкин. Ләкин 3 тапкырдан да күбрәккә түгел. Төгәл салым ставкалары муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары карарлары белән билгеләнә.

-Газета укучыга ныграк аңлашылсын өчен берәр фатир яки йорт мисалында исәпләп күрсәтегез әле.

- Мәсәлән, муниципаль берәмлек карары белән торак йорт өчен 0,3 процент салым ставкасы билгеләнгән очракны алыйк. 116,8 квадрат метрлы торак йортның инвентарьлаштыру бәясе 510880,60 сум булганда, салым 1584 сум иде. Йортның кадастр бәясе исә 1566467,87 сум. Нәтижәдә йорт өчен 2016 елда - 1804,73, 2017 елда - 2025,47, 2018 елда - 2246,2, 2019 елда - 2466,94, 2020 елда 2687,67 сум салым түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта кадастр бәясе инвентарьлаштыру бәясеннән кимрәк тә булырга мөмкин. Менә шуңа бер мисал. Йортның (239,2 кв.метрлы) инвентарьлаштыру бәясе - 1701633,2 сум. Хуҗасы аның өчен 5275 сум салым түли. Ә кадастр бәясеннән (1179925,7 сум) түли башлагач, салым күләме 2799,8 сум гына булачак. Әлеге сумма 2016 елда да һәм 2020 елда да шул ук кала, ягъни үзгәрми. 2015 елның 1 гыйнварыннан физик затлар милкеннән салым алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен муниципалитетларга "Физик затлар милкенә салым турында" карар кабул итәргә кирәк. Муниципалитетларның карарлары 2014 елның 1 декабренә кадәр рәсми төстә халыкка җиткерелергә тиеш иде.

Әңгәмәне газета өчен Илгиз Җамалиев әзерләде.

Фото:http://novostroyki.ykt.ru/article/594-minfin-predlozhil-vzimat-nalog-s…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев