Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Кичә Балык бистәсе 2 мәктәбендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды [ФОТО]

Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш, район мәктәпләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары да катнаштылар.

Утырышка шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Мөхәррәм Ибәтов, район прокуроры Руслан Шакирҗанов, Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе район буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ралиф Фәсхетдинов чакырылганнар иде.

Утырышта катнашучылар агымдагы елның тугыз аенда балигъ булмаганнар арасында җинаятчелек, хокук тәртибе бозуларның торышы, профилактик система органнарының үсмерләр арасында сукбайлыкны, җинаятчелекне, хокук тәртибе бозуларны кисәтү юнәлешендәге эшчәнлеге турында җитди сөйләшү алып бардылар.

Әлеге утырыш турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Илгиз Җамалеев.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев