Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Карактан кала, янгыннан калмый

Балык бистәсе районы дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Альмир Шәфигуллин әйтүе буенча, 2014 елның август аена район җирлегендә 22 ут чыгу очрагы теркәлгән.

-Кызганычка каршы, янгыннар нәтиҗәсендә кешеләр төрле тән җәрәхәтләре алалар. Мондый аянычлы хәл кешенең җиңелчә уйлавы һәм сакчыл карашта булмавы сәбәпле килеп туа. Әбисенә кунакка кайткан 17 яшьлек кыз мунча миченә ягып җибәргәндә тиз янып китүчән матдә куллана һәм үзенең өстенә ут ыргылуын сизми дә кала. Нәтиҗәдә тәне пешеп, район үзәге шифаханәсенә эләгә. Дәвалану өчен Казан шәһәре шифаханәсенә дә озатыла. Шул ук көнне Күки авылында да тагын бер аяныч очрак була. Бер йортта электр чыбыкларыннан ут чыга һәм түбә асты янып китә. Авыл халкының һәм Югары Тегермәнлек янгын часте хезмәткәрләренең үз хезмәтләренә җитди каравы, уяу, җитез булулары әлеге янгынны зурга җибәрми. "Сакланганны Ходай саклармын", "Карактан кала, янгыннан калмый" дигән әйтемнәр бар. Шуңа күрә дә ут белән сак эш итү сорала. Мондый күңелсез хәлләргә очрамас өчен янгыннан саклану чараларын, кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк,-ди ул.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X