Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Караклар йортка тиз үтәләр , ни хикмәт тиз тотылалар да

Район эчке эшләр бүлегенә район үзәгендә яшәүче гражданин А. дан йортларына караклар керү хакында хәбәр алынуга полиция хезмәткәрләре ул яшәгән йортка килеп җитәләр.

Йорт хуҗасы кесә телефоны, мадем, система блогы, фотоаппарат югалуын әйтә. Караклар төнлә сәгать берләр тирәсендә шакыйлар әлеге йортның ишеген.Бу вакытта хуҗаның улы өйдә була. Әмма нык куркуга калганлыктан ул верандада качып кала.Караклар йортта кеше юк диеп өй эченә узалар һәм югарыда күрсәтелгән кыйммәтле әйберләрне чәлдерәләр.Полиция хезмәткәрләренең оператив эш итүләре нәтиҗәсендә каракларның эзенә тиз басалар.Берсенең өеннән барлык урланган әйберләр табыла.Угрылар кулга алына , ә урланганнар хуҗага кайтарыла.

Шушы көннәрдә генә тагын бер угрының эзенә төшәләр.Монысын тоткарларга кибет эченә куелган видиеокамера булыша.Бер шешә аракы урлаган карак та минутында ук "капкынга каба".

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X