Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җитди кисәтү: юка бозга ышанма

Узган атнада Татарстан республикасында бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга бәйле ике очрак теркәлде. МЧС хезмәткәрләре 19 ноябрь көнне Кама елгасында ярдан аерылып киткән боздан-13, 26 ноябрьдә 126 балыкчыны коткардылар.

Ни кызганыч, Кама аз гына боз белән каплануга һәвәс балыкчылар елга өслегенә сибеләләр. Беренче боздан балык шәп каба диләр инде. Шулайдыр да бәлки, әмма бу тормышны куркыныч астына куярга сәбәп түгел бит инде. Ел саен кыш башында боз астына китеп һәлак булучылар турында җан өшеткеч хәбәрләрне ишетеп торабыз. Шуңа карамастан, балыкчылар бозга керә торалар, бата торалар. Аңлата алмаслык ахмаклык дими ни дисең?!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, җәяүлеләр курыкмыйча йөрсен өчен бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Әмма сулыкларның тигез катмавын да истән чыгарырга ярамый. Боз иң элек яр буйларында, сай урыннарда ныгый. Ә тирән һәм көчле агым булган урыннарда кыш урталарына кадәр дә катмаска мөмкин. Яңа закон нигезендә, үз гомерен куркыныч астына куеп 7 сантиметрдан юкарак боз өстенә керүче гражданнарга 2000 сумга кадәр штраф та яный.

15 ноябрьдән Татарстанда сулыкларда куркынычсызлык айлыгы игълан ителде. Балыкчылар аеруча күп йөри торган сулыклар контрольгә алынды. Әмма шунысы хак кеше үз гомере, куркынычсызлыгы турында кайгыртмый икән, аны бер нинди чикләүләр дә, штрафлар да коткара алмый инде. Сакланганны саклармын дигән бит.

Илгиз Җамалиев.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев