Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Исерек я җинаятьче, я зыян күрүче

Агымдагы елның 5 аенда Балык бистәсе районы территориясендә исерекләр тарафыннан кылынган 20 җинаять теркәлгән. Ә узган елның шушы чорында мондый 13 җинаять эшләнгән. -Мондый статистика зур борчу тудыра, - ди район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов.- Соңгы елларда полиция актив рәвештә профилактик эшчәнлек алып бара югыйсә. Көмешкә куучыларны,...

Агымдагы елның 5 аенда Балык бистәсе районы территориясендә исерекләр тарафыннан кылынган 20 җинаять теркәлгән. Ә узган елның шушы чорында мондый 13 җинаять эшләнгән.
-Мондый статистика зур борчу тудыра, - ди район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов.- Соңгы елларда полиция актив рәвештә профилактик эшчәнлек алып бара югыйсә. Көмешкә куучыларны, мәйханәчеләрне, эчкечеләрне ачыклыйбыз, җаваплылыкка тартабыз. Әмма файдасы гына күренми. Кайберәүләр, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, эшсезлектән хәмерле стаканга үренәләр. Очраклы эшләрдә акча юнәлтәләр дә, дөнья мәшәкатьләрен онытырлык итеп эчәләр. Аракыга акча табар өчен кеше, дәүләт милкенә кул сузу очраклары да кабатланып кына тора.
Эчеп, исереп сугышу, исерекләрнең бер-берсенә, якыннарына яки бер гаепсез кешеләргә тән җәрәхәтләре ясау аеруча еш очрый торган җинаятьләр рәтенә керәләр. Кайвакытта, эчү мәҗлесе үтереш белән тәмамлана. Декабрь аенда Котлы Бөкәш авылында ике таныш аракы эчеп исерешәләр дә, сугышалар. Берсе авыр хәлдә район үзәк больнисына китерелә. Табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. Ә Трой Урай авылында бергәләп аракы эчкәннән соң 25 яшьлек ир-ат әнисен кыйнап үтерә.
Ни кызганыч, Сабантуйлар да фажигасез үтмәде. Рус Әшнәге авылында гр. К. көнләшеп хатынын кыйный, шешә белән башына суга, пычак белән бер ничә мәртәбә кадый. Ике авылдашын кыйный. Хатынын ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәч, машинасын, сараен яга, йортына да зыян килә. Бензин сибеп үз-үзенә дә ут төртә. Хәзер ул гәүдәсенең 85 проценты пешкән хәлдә реанимациядә ята. Исерекләр еш кына үзләре дә җинаять корбаннарына әйләнәләр. "Шабашка" дан кайтучы, хезмәт хакы алгач, төшереп алган кешене талау очраклары еш кабатлана. Исерек кешенең җинаятьчеләр корбаны булу ихтималы бермә-бер арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X