Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Ирек Хәмидуллин – Америка “тәрбияләгән” террорчы?

Террорчылыкта гаепләнгән Россия гражданины Ирек Хәмидуллинга хөкем чыгаруны Америка суды 2015 елның 13 апреленә билгеләгән.

Узган атнада АКШның көньягында урнашкан Виргиния штаты башкаласы - Ричмонд шәһәрендә суд тыңлаулары үткәрелгән, дип хәбәр итә Би-Би-Си хезмәте. Ирек Хәмидуллинга карата 12 пунктан торган гаепләү карары укылган. Шулар исәбендә -террорчыларга ярдәм күрсәтү, Америка хәрби вертолетын бәреп төшерергә омтылу һәм массалы зарарлау коралын куллану максатында сүз куешу. Гаепләүче як буларак, АКШ генераль прокуроры Эрик Холдер 50 яшен тутырган Ирек Хәмидуллинны үлем җәзасына тартуга ирешмәскә булган.

Башка мәгълүмат чаралары, соңгы биш елда Ирек Хәмидуллин Әфганстан башкаласы Кабулдан 60 чакрым ераклыктагы Баграм шәһәрендә Америка хәрби базасында ябып тотылган булырга тиеш, дип яза. Ул 2009 елда Әфганстанның көнчыгышындагы Хост провинциясендә әфган чик сакчыларына һәм Америка хәрбиләренә һөҗүм иткән өч боевиклар төркеме белән әсирлеккә төшә. Гаепләүчеләр фаразынча, бу операция белән Ирек командалык иткән һәм үзе дә катнашкан.

Ирек Хәмидуллин Әфганстан җирендә тоткарланып, Американың гражданлык суды тарафыннан хөкем ителүче беренче Россия кешесе. Америкалылар бу уңайдан ике төрле фикер яңгырата - берәүләр мондый очракларны хәрби трибунал хәл итәргә тиеш дип белдерсә, икенчеләр аны АКШның суд системасы террорчылык белән бәйле эшләрне дә тикшерергә сәләтле икәнен күрсәтү өчен кирәк, дип саный.

Аның каравы, Ирек Хәмидуллин әлегә кадәр үз гаебен танымаган. Америка законнары буенча, аңа 20 елдан алып, гомер азагынача иректән мәхрүм ителү яный.

Чаллы егете Ирек Хәмидуллин исеме Татарстанда соңгы елларда еш телгә алына. Аның заманында Казанда Суворов һәм танк училищеларында белем алуы, Ленинград хәрби округында хезмәт итүе мәгълүм. Үзгәртеп кору елларында үз бизнесын корып карап, бу өлкәдә уңышсызлыкка очравы да билгеле. 1996-1998 елларда ул Чаллы шәһәрендә күңелсез вакыйгалар белән истә калган "Йолдыз" мәдрәсәсендә укый. Билгеле булганча, 90нчы еллар башында Согуд Гарәбстаны хәйриячеләре ярдәмендә эшчәнлек башлап җибәреп, соңыннан ачыкланганча, Россия мөселманнары арасында ят кыйммәтләрне алга сөргән, экстремистлык һәм радикаль идеяләр тараткан бу уку йортының язмышы аянычлы тәмамланды. 90нчы еллар азагында "дөрес ислам дәүләте" төзергә хыялланган Ирек Хәмидуллинның бүтән "җиһат" тарафдарлары белән Чечняга барып "бәхет сынавы", ә аннан кайткач, Әфганстанда хәрби каршылыклар өчен төркем җыю белән шөгыльләнүе хакында мәгълүматлар бар.

АКШ суды каршына баскан Ирек Хәмидуллин Россия гражданнарын Әфганстанда сугышта катнашырга яллауда да гаепләнә. Чаллы егетенең язмышын күздән кичерүчеләр исә дин нигезләре буенча тирән белеме булмаган кешеләрнең ничек итеп сәяси көчләр кулында уенчыкка әверелүен аңламый калмас. Хокук саклау органнары аның 2000нче еллар башында Татарстанда яшьләрне Ислам әләме астында хәрби көрәшкә үгетләп йөрүен ачыклаган иде. Аның Әфганстанда Американың чираттагы проекты - Усама бен Ладен җитәкләгән "Әл-Каида" террористик оешмасына кушылып, Россия төбәкләреннән җыелган егетләрдән торучы махсус отряд төзүен беләләр. Ләкин аның артыннан иярүчеләр бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне аяк астына салып ташлап, үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куйганда, нигәдер бу кеше һәрвакыт "судан коры" чыга иде. Инде хәзер "хәйриячеләр" бөтен дөнья алдында террорчылыкка каршы тагын бер күрсәтмә суд оештыра түгелме?

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38549-irek-hәmidullin---amerika-"tәrbiyalәgәn"-terrorchyi?.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев