Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Иң яхшы участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирү башланды

Кичә ел саен уздырыла торган "Халык участок полиция хезмәткәре-2014" Россиякүләм конкурсының икенче этабы старт алды. Татарстанлылар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында "сораштыру" бүлегендә иң яхшы участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирә һәм җиңүче исеменә лаек булырга тиешле хезмәткәрне билгели ала.

Россиянең Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Халык участок полиция хезмәткәре-2014" Россиядә өченче тапкыр тормышка ашырыла. Ул полиция хезмәткәрләренә ышанычны арттыру, аларның хезмәтенә хөрмәт уяту һәм полиция хезмәткәрләре турында халыкта уңай фикер булдыру максатыннан оештырыла. Конкурс 3 этапта үткәрелә: җирле, төбәкара һәм федераль дәрәҗәләрдә. Җиңүчеләр онлайн тавыш бирү аша билгеләнә.

Беренче этап 11-нче сентябрьдән алып 20-нче сентябрьгә кадәр үткән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы участок полиция хезмәткәре исеменә лаек булырлык 15 конкурсант билгеләнгән.

Онлайн тавыш бирү икенче этап кысаларында 16-нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайтта конкурсантларның барысы турында да тулы мәгълүмат бирелгән.

http://intertat.ru/tt/novosti/item/37291.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев