Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хәмерне кабат тыялар

Якын киләчәктә алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тармагында катлаулы чор башланмагае. Депутатлар май бәйрәмнәреннән соң спиртлы эчемлекләргә каршы берничә төрдәге яңа закон проекты әзерләмәкче. Дүрт өлештән торачак яңа закон проекты хәзерге вакытта хәмернең күпләп "чәчәк аткан" урыннарына чикләүләр кертәчәк. Чикләүләр астына иң элек муниципаль һәм дәү­ләт бюджет оешмалары элә­гәчәк. Бер үк...

Якын киләчәктә алкогольле эчемлекләрне ваклап сату тармагында катлаулы чор башланмагае. Депутатлар май бәйрәмнәреннән соң спиртлы эчемлекләргә каршы берничә төрдәге яңа закон проекты әзерләмәкче.

Дүрт өлештән торачак яңа закон проекты хәзерге вакытта хәмернең күпләп "чәчәк аткан" урыннарына чикләүләр кертәчәк. Чикләүләр астына иң элек муниципаль һәм дәү­ләт бюджет оешмалары элә­гәчәк. Бер үк вакытта дәүләт театр һәм клубларында да спиртлы эчемлекләр сату тыелачак.

Закон проектының икенче өлеше Пенза өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан төзелгән. Алар торак йорт­ларның беренче катында урнашкан оешмаларда хәмер сатуны тыю яклы. Мондый йортта яшәүчеләр җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарына йорт тирәсендә исе­рекләр җыелу нәтиҗәсен­дә туган шау-шу, мондый оешмаларда күзәтелгән тәртип бозулардан даими рәвештә зарланып тора. Депутат Вадим Дробиз сүзләреннән аңлашыл­ганча, торак йортларда урнашкан мондый оешмалардагы товар әйләнешенең 35 процентын алкоголь һәм тәмәке продукциясе тәшкил итә.
Яңа закон проектының өченче өлешендә депутатлар кафе, ресторан кебек җәмә­гать туклануы оешмаларында спиртлы эчемлекләр сатканда, шешәнең бөкесен ачкан килеш кенә сатуны рөхсәт итмәкче. Бу кагыйдә тимер юллар, һава һәм су транспортында алкоголь продукциясен вак­лап сатуга да кагылачак.

Закон проектының Ленинград өлкәсе парламенты депутатлары тарафыннан әзер­ләнгән дүртенче өлеше исә стационар сәүдә объектлары булмаган авыл җирлек­лә­рендә алкоголь продукциясен бары тик автокибетләрдә сатуны гына рөхсәт итүне күздә тота. Белгечләр фикеренчә, закон проектының соңгы пунк­ты күпкә нәтиҗәлерәк булырга охшаган. "Авыл җир­легендә спиртлы эчемлекләр белән сату итүче, ким дигәндә, бер сәүдә ноктасы булырга тиеш. Юкса, бу суррогат, ялган хәмернең һәм самогонның "чәчәк атуы"на китерәчәк", - дип саный алар.

(Матубгат.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев