Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хөкемдар урынында укучылар

Күптән түгел Балык бистәсе 1 нче гимназиясе укучылары Ирина Малямова җитәкчелегендә район судында булып кайттылар. 9 сыйныфта җәмгыять белеме нигезләрендә кешеләр арасындагы һәм җәмгыять белән аерым кеше арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да тирәнтенрәк өйрәнелә. Ә дәрестә алган белемнәр практикада тагын да яхшырак үзләштерелә. Нәкъ менә шул максат белән укучылар район судына...

Очрашу суд утырышлары залында үтте. Укучылар судья Әлфия Минәхмәтова белән аралаштылар.
Алар дәресне рольләргә бүленеп уен формасында үткәрделәр. "Суд"та "гражданнар эше" каралды. Дәрес темасы алдан ук сайланганга күрә, укучылар шунда ук рольләрне бүлешеп тә бетерделәр. "Дәгъвалаучы" ролендә Миләүшә Вәлиуллина, "дәгъвалаучының вәкиле"-Булат Нәбиуллин, "җавап тотучы"-Айзилә Пулатова. Барысы да чынбарлыктагы кебек: судья да, суд утырышлары залы да...
"Суд" барышында судья Ә.Минәхмәтова конкрет мисаллар ярдәмендә укучыларга гражданнар, җинаять, административ хокук төрләре, төп суд терминнары һәм төшенчәләре турында сөйләде. Ул һәр кеше үзенең хокукларын һәм бурычларын яхшы белергә тиешлеген искәртте.
Район суды бинасында үткәрелгән әлеге дәрес укучыларга бик күп мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев