Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Халык безне, без аларны аңлап...

Шушы көннәрдә салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Рәсәйдә салым системасы бүген иң бай тәҗрибәгә ия булган оешма. Ул дәүләтнең ышанычлы ярдәмчесе булып тора. Аңа илебездә Петр I идарә иткән елларда ук нигез салына. Рәсәйдә аның заманча үсеше исә 1991 елның 21 ноябрендә РСФСР Президенты Указы белән башланып китә. Безнең хезмәтнең нигезен дәүләт һәм җәмгыятебез алдында үз бурычларын төгәл үтәүче халык тәшкил итә. Ә бәйрәм булгач хезмәткәрләребезне уңай яктан телгә алмый мөмкин дә түгел. Балык бистәсе районында бу яңа хезмәт башында һәркемгә яхшы мәгълүм булган Валентина Михайловна Каргина тора. Район кешеләре һәм производство җитәкчеләре аны принципиаль һәм гадел хезмәткәр буларак яхшы беләләр. Үз вазыйфасын ул һәрчак тел-теш тидермичә төгәл үтәве белән эзле аның үткәне. Күрше-тирә районнар белән бер дәрәҗәдә, хәтта кайберләреннән яхшырак та эшләделәр алар. Ә бүген Балык бистәсе районында аның эшен укучылары Сөембикә Миннеханова белән Дмитрий Каргин уңышлы төстә дәвам итәләр. Бу хезмәткәрләр элеккеге җитәкчеләре үрнәгендә салым түләүчеләр белән зур һәм нәтиҗәле эш алып баралар. Районда бүгенгесе көнне 415 юридик зат, 616 крестьян-фермерлык хуҗалыклары белән шәхси эшмәкәрләр исәпләнә. Алар белән үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсендә бу елның 10 аенда җирле бюджетка 88 миллион 223 мең сум акча күчте. Шул ук вакытта салым органнары хезмәткәрләренең җирле халык белән үзара аңлашып эшләүләре нәтиҗәсендә милек һәм социаль максаттан салым түләүче район кешеләренә быел 4 миллион 142 мең сум акча кире кайтарып бирелде. Ул башлыча, торак төзүче, аны сатып алучылар, балалары югары уку йортларында белем алучы һәм дәвалану учреждениеләренә тотылган чыгымнарны каплау максатында кайтарылды. Безнең эшнең төп принцибы салым түләүчеләргә хезмәт итү. Бу максаттан без аларга бөтен уңай шартларны да булдырырга тырышабыз. Теге яки бу салым түләүләре буенча хәзер инде югары оешмаларга чыгып китәргә дә кирәк түгел. Барысын да өйдән чыкмыйча гына компьютер аша хәл итәргә мөмкин. ТР федераль салым службасы идарәсенең Интернет сайтында отчетларның актуаль үрнәкләре, түләү документларының төгәл реквизитлары, программа чаралары, кирәкле документларны тутыруның автоматлаштырылган программасы бар. Интернет сервиска тоташу өчен физик затларга үзеңнең шәхси кабинетыңны ачарга кирәк. Бу мәсьәләләр буенча җирле салым органнарыннан аңлатма алырга мөмкин. Сүз уңаеннан шуны да искәртү урынлы булыр, 2012 елның 12 ноябреннән Балык бистәсе муниципаль районы салым түләүчеләре Сабадагы 10 санлы районара федераль салым службасы карамагына күчеп эшли башлый. Җирле халык өчен ул бернинди дә уңайсызлыклар, өстәмә мәшәкатьләр тудырмаячак. Оешма хезмәткәрләре элек ничек эшләсә, киләчәктә дә шул режимда хезмәт куюларын дәвам иттерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X