Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Гражданнар оборонасы актуаль мәсьәлә

Билгеле булганча, 2009 елдан дәүләт янгын күзәтчелегенә гражданнар оборонасын оештыруга һәм халыкны, территорияләрне табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә күзәтчелек итү дә өстәлде. " Гражданнар оборонасы турында"гы, "Халыкны, территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында"гы Федераль законнар таләп иткәнчә, урындагы кешеләргә (предприятие, оешма, учреждение, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә) тыныч...


Билгеле булганча, 2009 елдан дәүләт янгын күзәтчелегенә гражданнар оборонасын оештыруга һәм халыкны, территорияләрне табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә күзәтчелек итү дә өстәлде. " Гражданнар оборонасы турында"гы, "Халыкны, территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында"гы Федераль законнар таләп иткәнчә, урындагы кешеләргә (предприятие, оешма, учреждение, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә) тыныч һәм сугыш чорында халыкны, территорияләрне саклау, гадәттән тыш хәлләр туган очракта материаль югалтуларны киметү буенча җаваплылык йөкләнә.
Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү мөһим мәсьәлә.Ул күп очракта җитәкчеләрнең дөрес карар кабул итүенә бәйле. Җирле үзидарә органнары,тереклек тәэмин итү, куркыныч матдәләр саклау предприятиеләре-гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча күзәтчелек объектларына керәләр.
Тыныч вакытта әзерлек чаралары төп мәсьәләләр булып торалар:
-килеп туган ситуациядә бурычлар, планнар эшләргә;
-хезмәткәрләрне һәм халыкны ГО һәм ЧС сигналлары бирелгән очракта нишләргә икәнлеген өйрәтергә;
-гадәттән тыш хәлләр туганда локаль хәбәр итү системалары булдырырга;
-гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен финанс һәм материаль средстволар резервы булдырырга;
-хезмәткәрләрне һәм халыкны шәхси саклану чаралары (СИЗ), противогаз, аптечка (АИ-2), бәйләү пакеты (ИПП-11) белән тәэмин итәргә;
-хезмәткәрләр, халык, терлекләр, техника өчен саклану урыннары булдырырга;
-авария-коткару берләшмәләре, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен техника әзерләргә.
Граҗданнар оборонасы һәм халыкны, территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чараларны үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән урындагы җитәкчеләргә 5000 нән 20000 сумга, юридик затларга 50000 нән 200000 сумга кадәр административ штраф каралган.
Граҗданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүне тәэмин итү буенча сораулар белән Балык бистәсе районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 22-570; 22-175 (ГО һәм ЧС).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X