Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Эш булса хәбәр ит, юкса?

Район прокуратурасы предприятие һәм оешмаларда "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы Федераль законның, аерым алганда, ай саен вакантлы эш урыннары турында мәгълүматлар тапшыру таләпләренең үтәлешен тикшерде. Халыкның мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте Россия Федерациясе гражданнарының милләтенә, яшенә, җенесенә, социаль хәленә, сәяси карашларына бәйсез рәвештә ирекле хезмәткә, эш урынын сайлауга тигез мөмкинлекләр тудыруга...

Район прокуратурасы предприятие һәм оешмаларда "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы Федераль законның, аерым алганда, ай саен вакантлы эш урыннары турында мәгълүматлар тапшыру таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Халыкның мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте Россия Федерациясе гражданнарының милләтенә, яшенә, җенесенә, социаль хәленә, сәяси карашларына бәйсез рәвештә ирекле хезмәткә, эш урынын сайлауга тигез мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.
Закон нигезендә, эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек службасы органнарына вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Прокурор ярдәмчесе Рәнис Мөксинов әйтүенчә, ООО "Балык бистәсе водоканалы", МУП "Балык бистәсе",ООО "Балык бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгы", "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" гыйнвар аенда мондый мәгълүматлар тапшырмаганнар. Әлеге оешма җитәкчеләренә карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылган.
Бу исә Балык бистәсе халык мәшгульлеге үзәгенә эш урыннарына ихтыяҗ һәм тәкъдимнәрне прогнозлау анализы уздыруга, эш бирүчеләргә хезмәт базары торышы, ирекле эш урыннары турында мәгълүмат җиткерүдә кыенлыклар тудыра.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X