Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Электрон рәвештә белеп була

Агымдагы елның август аеннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары видеокамералар белән теркәлгән очракта аның турындагы беркетмәләрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша электрон рәвештә мәгълүмат алу мөмкинлеге туды.

Моның өчен Рәсәй Федерациясе мәгълүмати системасында (ЕСИА) теркәлү узарга кирәк.  Анда ике төрле алымда теркәлергә була.
Беренчесе- гражданин өйдән генә gosuslugi.ru сайты аша,  икенчесе - күп функциональ үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итә ала.Ике очракта да паспорт һәм СНИЛС кирәк.
Ә мәгълүматны электрон рәвештә алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының “ЮХИДИ хезмәте” (“Услуги ГИБДД”)  бүлегендә  язылу үтәргә кирәк. 
 Бу ысулның автотранспорт хуҗаларына күп уңай яклары бар: шәхси вакытыгыз янга кала, мәгълүматны беркетмә төзелгән көнне үк алып, штрафны ташламалы вакыт аралыгында түләргә  мөмкинлек бирә.

фото: https://gosuslugirt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса