Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Экстремизмның чикләре юк

14 сентябрь көнне район социаль яклау бүлегендә "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Ул район территориясендә экстремизмга каршы тору һәм аны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган иде.

Әлеге чара бу оешмада очраклы гына үткәрелмәде. Чөнки социаль хезмәткәрләр халык белән турыдан-туры аралашалар. Әңгәмәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, полиция начальнигы урынбасары А.Ненастьев, Полянка авылы мәчете имамы Равил хәзрәт һәм Симеон атакай чакырылганнар иде.
-Безнең район территориясендә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшиләр,-дип башлады "Түгәрәк өстәл"не Р.Хәбибуллин. -Әмма дини экстермистларга республикадагы тынычлык, иминлек ошап бетми күрәсең. Алар мөселманнар арасында низаг куптарырга, яшәп килгән традицияләрне җимерергә омтылалар. Соңгы вакыйгалар моңа ачык мисал булып торалар. Без-традицион ислам вәкилләренә, халкыбызга хас булмаган радикализм, экстремизм кирәк түгел. Без аларга каршы торырга әзер булырга тиеш. Аеруча яшьләрне игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Чөнки алар начар тәэсиргә бирелергә мөмкиннәр. Мәчетләр өчен грамоталы кадрлар әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. Алар дин тотучылар белән гади телдә ныклы аргументлар белән сөйләшә белергә тиешләр. Проблемалар аз түгел, әмма аларны чишәргә кирәк. Экстремизмга каршы бергәләп көрәшсәк кенә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Аннары А.Ненастьев республика һәм райондагы гомуми хәл белән таныштырды. Конкрет терроризм актларына мисаллар китерде. Кызганычка каршы хокук саклау органнарының хәбәрләрендә безнең районнан чыккан кешеләрнең фамилияләре дә бар.
-Экстремистик оешмаларның эмисарлары тәҗрибәсе булмаган яшьләрне үзләренә тартырга омтылалар. Аларны материаль яктан кызыксындыралар,-ди ул. Безнең бурыч яшьләрне бу бәладан йолып калу. Халык арасында профилактик эшне саклык белән алып бару сорала. Дин тотучыларның хисләренә кагылырга ярамый.
Равил хәзрәт ислам нигезләре, аның төрләре һәм агымнары турында гади һәм аңлаешлы телдә сөйләп күрсәтте.
-Чын дин игелеккә өнди,-диде Симеон атакай. Ә дини фанатизмнан экстремизм һәм терроризмга бер адым. Православие динендә дә төрле секталар бар. Без кешеләрне яхшыны яманнан аерырга өйрәтергә тиеш.
"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүне социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Вафина йомгаклады. Ул очрашуда катнашучыларга тирән эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәтен җиткерде, социаль хезмәткәрләрне экстремизм күренешләренә каршы торуда халык арасында максатчан профилактик эш алып барырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев