Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Дәүләт янгын күзәтчелеген янгын чыгуга юл куймау максатыннан конкурслар игълан итә

Сакчыллык һәркөн кирәк

Районыбыз авыл җирлекләрендә янгыннан саклану чараларын кисәтү максатыннан күп төрле профилактик эшләр башкарыла. Әмма, кызганыч, янгын чыгу очраклары гына кимеми. Бу елның 10 октябрь көненә районда 23 фаҗигә теркәлде. Ул халыкка 2,5 миллион сумнан артык күләмдә зыян салды.

Көз-кыш айларында бу хәл аеруча еш кабатлана. Чөнки авыл кешеләре, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланалар. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мичләрдән дөрес файдалану, аңа кичекмәстән ремонт таләп ителүе хакында кисәтсәләр дә хәл үзгәрешсез кала. Авыл җирләрендә янгын чыгуы очракларын киметү максатыннан 1 октябрьдән район биләмәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрелә башлады. Таләпләрне бозучыларга административ чаралар күреләчәк. Янгын чыгу очрагы кисәтү ниятеннән Дәүләт янгын күзәтчелеге ирекле янгыннан саклау җәмгыяте белән берлектә укучылар арасында "иң яхшы плакат, рәсем, кул эшләре"нә , авыл җирлекләрендә "иң яхшы ирекле янгыннан саклау дружинасы" һәм "торакны янгыннан саклыйк" исемле стентка конкурслар игълан итә. Бу эшләрне активлаштыруларын сорап без авыл хуҗалыгы предприятияләре, оешма, учреждения, сәүдә, мәдәният, сәламәтлек саклау учрежденияләре җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗагәть итәсебез килә. Бу мөһим эштә һәркем актив катнашсын иде.

А.Мишин

район дәүлән янгын күзәтчеле бүлеге башлыгы.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев