Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Дәүләт алдында бурычны үтәп

21 ноябрь көнне салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар җәмгыятьнең социаль үсешенә саллы өлеш кертәләр. Татарстан республикасы буенча салым службасының төп бурычы салым һәм җыемнар турында законнарның үтәлешен контрольдә тоту. 2011 елның 10 аенда Балык бистәсе муниципаль районының җирле бюджетына 70657 мең сум салым һәм җыемнар кертелде....

21 ноябрь көнне салым органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар җәмгыятьнең социаль үсешенә саллы өлеш кертәләр.
Татарстан республикасы буенча салым службасының төп бурычы салым һәм җыемнар турында законнарның үтәлешен контрольдә тоту. 2011 елның 10 аенда Балык бистәсе муниципаль районының җирле бюджетына 70657 мең сум салым һәм җыемнар кертелде. Җирле бюджет нигездә 6 салым хисабына формалаша: НДФЛ, салымның гадиләштерелгән системасы, керемгә бердәм салым, физик затларның милкенә салым һәм җир салымы. Районыбызның социаль үсеше, байлыгы, һәр кешенең иминлеге күп очракта салымнар түләүгә бәйле. Безнең эшнең төп принцибы-салым органнары салым түләүчеләр өчен. Хәзер мәгълүмати технологияләр үсеш алдды. Гражданнар салым органнары белән Интернет аша аралашалар. Электрон элемтә чаралары дәүләт органнарының гражданнар һәм оешмалар белән элемтәсендә яңа мөмкинлекләр ача.
Бездә дәүләт алдындагы бурычларын намус белән үтәүче кешеләр эшли. Алар үзләренә йөкләнгән эшнең мөһимлеген һәм җаваплылыгын тирән аңлыйлар. Без Россия федераль налог службасының Татарстан республикасы буенча 12 нче районара инспекциясен оештыру башында торган ветераннарыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Алар арасында В.Каргина, В.Мозохин, Г.Гатауллина, С.Миннеханова, С.Прохоров, Е.Гордеева һәм башкалар бар. Ф.Молчанова, О.Әхмәтҗанова, Е.Иванова, Т.Каширина, С.Иванова, Т.Белкина, О.Плачкова бүгенге көндә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан салым службасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы булганнары, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев