Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бюджет средстволарын файдалануда җитешсезлекләр бар

Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы " Балык бистәсе шәһәр тибындагы поселок" һәм "Масловка авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының 2010-2011 елларда һәм 2012 елның беренче яртыеллыгында бюджет средстволарын ничек файдалануларын тикшерделәр. РФ финанс Министрлыгының әмерләрен (30.12.2009. N 150н, 21.12.2011.N180н), РФ Бюджет кодексының 158 маддәсе...

Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы " Балык бистәсе шәһәр тибындагы поселок" һәм "Масловка авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының 2010-2011 елларда һәм 2012 елның беренче яртыеллыгында бюджет средстволарын ничек файдалануларын тикшерделәр. РФ финанс Министрлыгының әмерләрен (30.12.2009. N 150н, 21.12.2011.N180н), РФ Бюджет кодексының 158 маддәсе 1бүлеге 1пунктын, РФ Гражданлык кодексының 298 маддәсе 1 бүлеген бозу фактлары ачыкланды.
Шулай ук Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы районның мәгариф учреждениеләрен су, җылылык, электр энергиясе, газ белән тәэмин итү өчен 2010-2011 елларда бүленгән жирле бюджет средстволарын файдалану буенча аерым учреждениеләрдә тикшерү уздырылды. Кайбер учреждениеләрдә ТР Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән нормативларны арттыруга юл куйганнар.
Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрендә бюджет һәм хуҗалык исәбе средстволарының тиешсез максатларда, нәтиҗәле файдаланмауны ачыклау максатыннан да чираттагы тикшерүләр үткәрде. Аларда да РФ Финанс министрлыгы әмерен, Бюджет кодексын, Федераль законнарны бозулар ачылды.
Ревизияләрнең барлык актлары алга таба чара күрү өчен прокуратурага тапшырылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев