Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

2015 елның 26 июнендә "Россия юристлар ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасының кабул итү бүлмәсендә, Казан шәһәренең муниципаль Башкарма комитетында, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Россия юристлар ассоциациясенең Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, барлыгы 56 пунктта эш көне дәвамында ( Казанда 9.00 дән 17.00 сәгатькә, башка шәһәрләрдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр) күрсәтелә.
Консультацияләрне Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституцион суд аппараты, Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе, суд приставларының федераль службасы җитәкчеләре, белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары бирәчәкләр.
Барлык катнашучылар белән килешенгән дежурлык графигы, шулай ук бушлай консультация үзәкләренең, кабул итү пунктларының телефон номерлары 2015 елның 19 июненнән соң Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының сайтында "Россия юристлар ассоциациясе» бүлегендә http:minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча һәм Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге сайтында alrf16.ru урнаштырылачак. Белешмәләр өчен телефон: (843)223-07-83.
Фото: rv-mo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә