Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бәлага тарысаң “112”гә шалтырат

Татарстан Республикасында "112" системасы 2010 елның 1 маеннан кертелде.

Әмма хәзергә кадәр әлеге номерга нинди очракларда шалтыратырга мөмкин булуын белмәүчеләр очрый. Аңлатма бирүен сорап Балык бистәсе янгын бүлеге начальнигы Валерий Ветелкинга мөрәҗәгать иттек:
-Бердәм "112" номеры буенча шалтыратулар бөтен Татарстан территориясендә тәүлек әйләнәсендә кәрәзле һәм стационар телефоннар аша кабул ителә. "112" операторларына көн саен уртача биш мең мөрәҗәгать керә.
Бу номерга бик ашыгыч ярдәм кирәк булганда: тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә, әйләнә-тирә мохиткә җитди куркыныч янаганда шалтыратырга кирәк. Әлеге телефонга вак-төяк проблемалар, мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалыктагы аварияләр буенча, я булмаса белешмәләр алу өчен шалтыратмагыз.
Шалтыратуны кабул иткәннән соң, оператор нинди ярдәм кирәк булуын бәяли, барлык кирәкле службаларны: ашыгыч ярдәм, янгын бүлеге, полиция, газ службасы, террорга каршы службаны чакыра, кирәкле киңәшләр, консультация бирә.
Илгиз Җамалиев.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев