Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Безнең көч–бербөтенлектә

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге үз эшчәнлеген Татарстан региональ бүлеге җитәкчелегендә алып бара. Аның төп максаты булып элеккегечә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләсе ята. Бүгенгесе көнне безнең җирле бүлектә 1234 партия әгъзасы исәптә тора. Соңгы вакытларда гына аның саны 55 кешегә артты. 2009 елдан башлап партия сафына аны яклаучылар...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге үз эшчәнлеген Татарстан региональ бүлеге җитәкчелегендә алып бара. Аның төп максаты булып элеккегечә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләсе ята.
Бүгенгесе көнне безнең җирле бүлектә 1234 партия әгъзасы исәптә тора. Соңгы вакытларда гына аның саны 55 кешегә артты. 2009 елдан башлап партия сафына аны яклаучылар арасыннан кабул итү тәртипкә керде. Шуңа 6 ай буена партия яклы булып исәпләнү зарур. Ә андыйлар исә бездә елдан-ел арта. 2011 елда гына аның сафында 63 кеше исәптә булса, бүген аның исәбе 248 гә җитте.
Партиянең җирле бүлеге шактый күп кырлы эш алып бара. Авыл кешеләренең һәм районның социаль-икътисадый үсеше кризисны уңышлы үткәрү мәсьәләләре депутатлар фракциясе һәм партия оешмасының иң мөһим карарлары иде. Елның-елында бу юнәлештә зур эш башкарыла.
Узган ел районыбыз халкы өчен РФ Дәүләт Думасы депутатларын, ә бу елның 4 мартында исә РФ Президентын сайлау көне буларак истәлекле булды. Әлеге чараларның барысы да район, авыл эшчәннәренең бердәмлеге, уртак активлыгы белән үтте. Һәр ике сайлауда да халыкның теләп катнашуы куанычлы хәл. Партия съезды карарлары нигезендә республика партиясе югары Советы яңартылды. Аның генераль Советы составына да үзләрен уңай яктан гына күрсәткән, танылган дәүләт эшлеклеләре, эшмәкәрләр кертелде. Районыбызда да XVIII-XIX нчы партия конференциясе чорында сәяси советның 19 утырышы башлангыч бүлек сәркатипләре белән 14 киңәшмә үтте. Аларда районның иҗтимагый-сәяси тормышы, партия төзелеше, партиянең дәүләт, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать оешмалары белән мөнәсәбәте мәсьәләләре тикшерелде. Бу елның сентябрь-октябрь айларында районыбызның барлык башлангыч оешмаларында отчет сайлау җыелышлары үтте. Аларда 10 оешманың яңа сәркатибе сайланды. Бу гомуми санның 33 процентын тәшкил итә. Партиянең җирле бүлеге эшендә проект эшчәнлеге төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүген республикабызда 32 гомум федераль, 11 региональ һәм 30 дан артык җирле проектлар тормышка ашырыла. 2010 елда бездә "Халык контролеры" федераль партия проекты старт алды. Партиянең җирле бүлегендә 6 эшче контролерлар төркеме эшли башлады. Алар анда социаль әһәмияткә ия булган бәяләр мониторгын тикшерүдә үзләрен уңай яктан күрсәттеләр. Моннан тыш башлангыч бүлекләр җирле сәяси совет җитәкчелегендә барлык төр партия конкурсларында һәм проектларда киң халык массасын тартып актив катнашалар. Башлангыч партия оешмалары "Туган як", "Балалар бакчалары балаларга" һәм "Балалар ил сурәтен рәсемгә төшерә" дип аталган Бөтенрәсәй конкурсларында актив катнаштылар. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия проектын тормышка ашыруда да партия оешмасы читтә калмый. Ул моны җирле партия оешмалары белән бергә тормышка ашыра. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре елның-елында бу эштә актив катнашып киләләр. Отчет чорында әлеге акция кысаларында беренче сыйныфка баручы 192 укучыга, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 36 балага 240 мең сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелде. Бигрәк тә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский белән ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин районыбызга зур хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
Бездә 9 елдан артык инде сәяси партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсе уңышлы эшләп килә. Анда югарыда телгә алынган хөрмәтле депутатларыбызның ярдәмчеләре, партиянең җирле Советы җитәкчесе Илһам Валеев сайлаучыларны кабул итә. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә депутатларның ярдәмчеләрендә 84 кеше булды. Алар күтәргән 77 мәсьәлә уңай чишелеш тапты. 6 сы хәл итү стадиясендә. Ә 41 граждан үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле юридик киңәшләр алдылар. Отчет чорында партиянең җирле бүлегенә районыбыз гражданнарыннан 87 сорау, үтенеч кабул ителгән иде. Аларның барысына да җавап бирелде. Сәяси партия соравы буенча Рәсәй юристлар ассоциясе кварталга бер мәртәбә бушлай юридик ярдәм көне үткәрүне гадәткә кертте. Район җирле бүлегендә алар инде 11 кабул итү үткәрделәр. Районыбыз гражданнары бу юристларга 31 мөрәҗәгать белән керде.
"Сәламәт яшәү рәвеше безнең киләчәгебез" проектының уңышлы тормышка ашырылуы хакында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Бигрәк тә 2010 елда районда "Дельфин" спорт комплексы ачылуның уңай нәтиҗәсе зур булды. Хәзер биредә 2 меңнән артык мәктәп укучысы һәм шактый гына өлкән яшьтәгеләр үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар һәм спорт осталыкларын арттыралар. Район халкы елның-елында чаңгы, массалы йөгерү ярышларында да актив катнашалар. Партия алдында бүген яшүсмерләр белән эшчәнлекне көчәйтү, милләтара татулыкны арттыру буенча зур һәм нәтиҗәле эш башкару күздә тотыла. Партия фракциясе киңәшмәләрендә көнүзәк мөһим проблемалы мәсьәләләр күтәрелә. Алар арасында торак-коммуналь хуҗалыгында тарифлар үсеше, авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү, хезмәт хакларын күтәрү, граҗданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм башка күп кенә мәсьәләләр бар. Без һәрвакыт дәүләт власте органнары игътибарын киң катлам халыкны борчыган мәсьәләләргә юнәлтергә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев