Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бердәм эшләү сорала

Узган җомга көнне наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Р.Гыйльманов алып барды.

Утырышта ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе вәкиле С.Лебедев катнашты.
Профилактик чаралар, шулай ук 2012 елның 1 кварталында безнең район территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча полиция эшчәнлеге турында полиция капитаны М.Кәримов чыгыш ясады. Бүгенге көндә нарокологларда исәптә 20 кеше тора. Полиция безнең районга наркотиклар кертү каналларын бетерү юнәлешендә актив эш алып бара. Наркотик кулланучылар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр. Бер кеше административ хокук тәртибе бозган өчен җаваплылыкка тартылды.
Балалар һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау буенча эшчәнлекләре турында яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А.Пулатов сөйләде. Яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә тарту бу эшнең төп өлеше булып тора. Авыр, тәртипсез гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән. Ул шулай ук наркотикларга каршы юнәлештәге спорт һәм мәдәни күңел ачу чараларына тукталды.
Безнең районда "Мөстәкыйль балалар" проекты уңышлы тормышка ашырыла. Аның төп максаты балаларны наркотик, тәмәке һәм алкогольле эчемлекләр кулланудан саклау. Бу хакта балалар иҗат үзәге директоры Р. Иминева сөйләде.
Утырыш йомгаклары буенча район халкы, бигрәк тә яшьләр арасында наркоманияне профилактикалу буенча эшне активлаштыру турында карар кабул ителде. Бу юнәлештә барлык структураларның эшчәнлеген берләштерергә дигән карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев