Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бер тәүлектә өч фаҗига, өч сәбәп аркасында [+фото]

17 июль көнне Балык бистәсе районы территориясендә өч юл транспорт фаҗигасе булды. Аларда ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алдылар.

11.00 сәгатьтә Куки -Яңа Арыш кыр юлында 75 яшьлек бабай Т-40 тракторы белән печән алып кайтышлый, тау төшкәндә руль идарәсән югалта. Нәтиҗәдә трактор каплана.

18.40 минутта Шумково-Балык бистәсе юлында ВАЗ-2109 автомобилен йөртуче куркынычсыз тизлекне арттырып руль идарәсен югалта, юл читенә төшеп ава.

Балыклы Чукәй авылында сөт машинасы шоферы электр линиясе багансын бәрдерә. Авария булган урыннан качып китә. Әмма тиздән ЮХИДИ инспекторы тарафыннан тоткарлана.

Бу фаҗигаләр, аларның сәбәпләре турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X