Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Батып үлгән улы янына кайтучы ана юл һәлакәтенә очраган [ФОТО]

Фаҗига август башында Саба районында, Саба - Теләче автоюлында була.

Ике җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләрне: уртача авыр хәлдәге 5 кешене Саба ашыгыч ярдәме бригадасы, авыр хәлдәге бер зыян күргән хатынны Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең бригадасы республика клиник хастаханәсенең травматолия үзәгенә тапшырдылар. Аварияне китереп чыгаручы Нократ Аланы кешесе Казаннан кайтышлый тизлекне арттырып, узгынга чыга һәм каршы полосадан хәрәкәт итүче "ЛАДА"га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "ЛАДА"дагы йөртүче һәм 4 пассажир имгәнә. Алар - ике хатын-кыз балалары белән (берсенең ире) Сабабаштагы әниләренә кунакка кайткан булалар. Хатын-кызларның берсе улының суга батып үлүе турында хәбәр алгач, Казанга ашыгалар, әмма үзләре дә фаиҗига юлыгалар.

(matbugat.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев