Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык тынычлап чәчсен уылдык

Болай да кимегән балык, фәнчә әйтсәк, биологик су ресурсларын рациональ файдалану, саклау максатыннан 15 июньгә кадәр "Уылдык-2014" оператив-профилактик операциясе уздырыла. Бу чорда күл, елга балыгы тотуга хокукы, лицензиясе булган юридик затларның, эшмәкәрләр эшчәнлеге контрольгә алына, язгы-җәйге чорда браконьерлык фактларын кисәтү буенча чаралар күрелә. Апрель ае ахырында районыбызның бер граҗданины Каманың...

Болай да кимегән балык, фәнчә әйтсәк, биологик су ресурсларын рациональ файдалану, саклау максатыннан 15 июньгә кадәр "Уылдык-2014" оператив-профилактик операциясе уздырыла. Бу чорда күл, елга балыгы тотуга хокукы, лицензиясе булган юридик затларның, эшмәкәрләр эшчәнлеге контрольгә алына, язгы-җәйге чорда браконьерлык фактларын кисәтү буенча чаралар күрелә.
Апрель ае ахырында районыбызның бер граҗданины Каманың халыкта "Ворошилиха" дип йөртелә торган урынында көймә белән кереп ятьмә урнаштыра. Икенче көнне 5.00 сәгатьтә ятьмәләреннән балык алгач, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар. Ул балык уылдык чәчә торган урында ятьмә куеп табигатькә 4542 сумлык зыян китерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.


фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев