Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык бистәсендә көчәйтелгән режим игълан ителде

Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Яңа ел бәйрәме каникулы көннәрендә районыбыз биләмәсендәге объектлар эшчәнлегендә тоткарлыклар булдырмау максатыннан бирелгән бурычларны барлады. Һәр оешма, учреждение хезмәткәрләренә игътибарлылыкны арттырырга, саклык чараларын көчәйтергә кирәклеген искәртте. Район гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы Валерий Ветелкин белән янгын сакчыллыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Мишин информацияләре тыңланды. Алар яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннарны булдырмау буенча профилактик чаралар турында сөйләделәр. Сәүдә нокталарында пиротехник әйберләр сатуда тиешле тәртип булырга тиешлеге хакында әйттеләр. Утырышта шулай ук яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә балаларны йөртүдә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше, район үзәге һәм авыл юлларын кардан чистарту мәсьәләләре хакында да җитди сөйләшүләр булды. Район халкының куркынычсызлыгы сагында торган барлык службаларга бәйрәм каникуллары чорында көчәйтелгән режимда эшләргә кирәклеге ассызыкланды.

Фото:http://novo-tomsk.com/index.php?year=2013&month=03&day=21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев